Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яфрак, чыбык-чабыкларны нишләтергә?

Килешенгәнчә, район үзәгендә чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә чүп җыюлар дәвам итә. Тик бу атнада, күпләр игътибар иткәндер, чыбык­чабыклар һәм дә кайбер капчыклар җыелмыйча утырып калдылар.

Баштарак бүген чүп җыелмады ахыры, дигән фикергә килсәк, соңрак көздән калган яфракларны һәм дә чыбык-чабыкларны чүп машинасы алмаячагы билгеле булды. Чөнки каты көнкүреш калдыклары гына җыела. Аңа карап, капчыклар җыелмады дип чүп чыгару тукталмады. Өсте-өстенә өелде генә. Ник алай икән? Нигә җыелмый, дигән сорауларга ачыклык кертү өчен Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Порфирьевка мөрәҗәгать иттек. Ә ул үз чиратында:

– Чүп-чарга каты көнкүреш калдыклары гына ташланырга тиеш. Ә яфракларны тирескә салырга һәм чыбык-чабыкларны ягарга мөмкин. Әлбәттә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау зарур. Моңа кадәр чыгарылган капчыкларны коммуналь хуҗалык тракторлары ярдәмендә җыеп алдык. Чөнки бик күңелле күренеш түгел. Таралып, чәчелеп яталар. Моннан соң, җыелмаячак. Шуңа күрә дә һәркем дөрес аңлап кабул итсен иде, – диде ул.

Быел яз иртәрәк килде. Шуңа да кар астыннан чүп-чар да бик тиз баш калкытты. Узган атнаны районда беренче өмәләр дә узды. Оешма территорияләре, урамнар, шәхси хуҗалык капка аллары да чистарды. Тик бу юлы да күңелне тырнап торган бер әйберне язып үтми булмый.

 Һәркем үз капка алдын үзе җыештырсын иде. Оешма хезмәткәрләре килгәнне көтеп утырмыйк.

Район авылларында һәр шәхси хуҗалык үз капка алдын үзе чистарта, тәрбияли, матурлый. Кемнеңдер капка алдыннан чүп җыю беркемне дә бизәми. Бер-беребезне хөрмәт итеп яшәсәк, эшләсәк иде. Урамнарда да кулда булган чүпләрне теләсә-кая ташлап китмәсәк иде.

 Матурлыкны һәркайсыбыз ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев