Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Якташыбыз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Саттаров вафат

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бөтен гомерен халык театрларын үстерүгә һәм саклап калуга юнәлдергән Камил Зиннәт улы Саттаров вафат булган, дип хәбәр итә «Татмәдәниресурсүзәге» сайты.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бөтен гомерен халык театрларын үстерүгә һәм саклап калуга юнәлдергән Камил Зиннәт улы Саттаров вафат булган, дип хәбәр итә «Татмәдәниресурсүзәге» сайты.

«Сәнгать дөньясына урау юллар аша килгән Камил Зиннәт улы, заманында Ленинградта СССР профсоюзлары Югары мәктәбенең театр бүлегенә режиссерлыкка укырга керә. Монда аңа Георгий ТовстоноговКирилл ЛавровАлиса ФрейндлихТатьяна Доронина кебек бөек режиссерлар, СССРның халык артистлары белем бирә.

Режиссер буларак беренче мәртәбә ул Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» әсәрен сәхнәләштерә.

Камил Саттаровның максаты – театр ярдәмендә ана телебезнең бөтен хиссиятен, нечкәлеген, миллилеген саклап калу, аларны яшь буынга җиткерү иде.

Камил Саттаровның кырыктан артык зур күләмле, төрле милләт драматургларының пьесаларын сәхнәләштерүен һәм үзенең артист буларак 80нән артык образ иҗат итеп, меңнән артык спектакль һәм концертларда катнашып чыгыш ясавын искә төшерсәк, аның гомере моңлы бер җырга тиң икәнен белербез.

Камил Саттаров I Бөтенсоюз үзешчән сәнгать фестиваленең лауреаты була, алтын медаль белән бүләкләнә.

Үзенең дәвамчылары – шәкертләре белән дә горурлана Камил абый. Аның театр мәктәбен 500дән артык кеше узган. Алар арасында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллина, Татарстанның халык артистлары Миңгол ГалиевЛидия ӘхмәтоваӘсхәт Хисмәтов, Минзәлә Татар драма театры артисты Хафиз Хамматуллин, филология фәннәре докторлары Фәрит Бәширов һәм Рамил Исламов та бар. Туфан Миңнуллин аны «Халык театрларының атасы!» дип, Хәй Вахит белән Аяз Гыйләҗевның «Халык театрларының профессоры» диюләре бик хак сүз дә, иң югары бәя дә!

Ә халкы күңелеңә яктылык сирпеп, мәдәният һәм сәнгать өлкәсенә тырыш хезмәте белән үз исемен алтыннан язган шәхесләрнең гомере – мәңгелек! Хезмәттәшебезнең авыр туфрагы җиңел булсын!», – диелә хәбәрдә.

Татар- информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев