Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Ялт иткән асфальт юл җимерелә

Күлле Киме-Ары юлы бу көйдән тиз арада юл булудан ук туктар, мөгаен.

Дөрес, безне грейдер белән тигезләгән асфальт юл каршы алды үзе. Әмма асфальтны грейдер белән тигезләрлек дәрәҗәгә җиткерү – үзе үк нонсенс инде ул. Башта социаль челтәрләрдә бу юл турында ниләр язылуы белән танышыйк.
“Ул Киме белән Ары юлын азрак карап булмый микән ул? Сугыш үткән кебек булып бетте бит инде”.
“Тиздән Әтнә-Күәм юлы да шулай булачак, инде Күәмнән Күлле Киме ягына чыгып киткәндәге юл җимерелә башлаган, хикмәт бит бу...”
“Кары белән бергә асфальт та эрегән”.
“Көн дә мәктәп балалары Күлле Кимегә укырга төшәләр, мондый юлда йөрү ничек рөхсәт ителә икән?”
“Казан белән ике арада юл ясасалар да озакка булмас, 60-80 тонналы машиналарны нинди асфальт чыдатсын?”
“Еллар буе каралмаган асфальт юл бит ул, аны вакытында ямасалар алай булмас иде”.
“Шул 4-5 километр арага асфальт юл җәеп булмый микәнни”... Авыл халкының борчылып язган күңел халәте бу. 
“Татавтодор”ның Арча филиалы Әтнә участогы җитәкчесе Рамил Галәүтдинов һәм Арча филиалы җитәкчесе урынбасары Назир Фәттахов белән шушы юл чатында очрашып, шул җимерек асфальт юл хакында сөйләштек.
Юл ремонты буенча план ел башында ук формалаштырылу сәбәпле, быел Күлле Киме-Ары участогына ремонт каралмаган икән. Заказга кергәннәре – Чыпчык, Күлле Киме һәм Чишмәле Сап участоклары гына. Ә “Татавтодор”, безнең телгә җайлаштырып әйтсәк, “шабашник” кебек – заказчы кушканны гына эшли. Хәзер совет заманындагы система кулланылмый. Элек кенә асфальт начар булса юл оешмасын сүгә идек. Кызганычка каршы, бу темага заказчы белән сөйләшеп булмады...
Дөрес, бу юлны шул килеш тә калдырып булмый. Җитәкчеләр, әнә, якын көннәрдә ремонт эшләре башланачак дип вәгъдә итәләр. Әмма элекке ГОСТ таләпләре нигезендә торгызылган юлларның хәзерге заман техникасы белән тәңгәл килмәве сер түгел. Үзе 15-20 тонналы, әле тагын 50-60 тонна йөк  төягән машинага бу юллар чыдамый, әлбәттә. Бу фикергә ияреп, тиздән Олы Әтнә-Күлле Киме юлы да шушы хәлгә төшәчәк икән дигән уй туды. Ә бит чынлыкта юлга авырлык габариты контроленең автоматик пунктлары (АПВГК) һәм автомобиль үлчәүләре (автовеслар) куелырга тиеш. 
Беренчесе максималь рөхсәт ителгән масса буенча норматив таләпләргә туры килүне тәэмин итү өчен йөк машиналары һәм башка транспорт чаралары массасын контрольдә тоту максатында файдаланыла. Мондый пунктлар ярдәмендә йөк белән транспорт чарасының гомуми массасын, күчәрдәге йөкләнешне һәм алар арасындагы ераклыкны үлчиләр.  Ә икенчесе, ягъни, автомобиль үлчәүләре, тулаем алганда автотранспортның авырлыгын яисә аның күчәр йөкләнешен билгеләү, шулай ук автомобиль транспорты белән йөртелә торган йөк массасын үлчәү өчен каралган. Сорау туа: ни өчен бездә болар юк? Бәлки эшләп караргадыр.
Иң кызганычы – бу юлны шул килеш калдыру булачак. Кичекмәстән чарасын эзләп табарга кирәк.
Ә күзгә күренгәне һәм законлысы – беренчедән, мондый зур йөк машиналары йөрүне чикләү кирәктер, икенчедән, Ары авылында берәр бизнес объекты төзеп, шуңа юл сорап мөрәҗәгать итәргә буладыр. Арыларның мондый тәҗрибәсе бар инде – бәлки, берәр КФХ оештырып куярлар?!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев