Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яман шешкә каршы Россия даруы беренче сынауларны уңышлы узган

Сынаулар даруның кеше организмы өчен куркынычсыз һәм нәтиҗәле булуын күрсәткән

Дару осповакцина вирусының VV-GM CSF-Lact генномодификацияләнгән онколитик штаммы нигезендә эшләнгән. Сынаулар даруның кеше организмы өчен куркынычсыз һәм нәтиҗәле булуын күрсәткән.

Бу турыда Россия фәннәр академиясе Себер бүлегенең Химик биология һәм фундаменталь медицина институты матбугат хезмәте РИА Новостига хәбәр итте. Галимнәр яман шешле кешеләрнең препаратны уңышлы кабул итүен ачыклаган.

Тәҗрибәдә сөт бизе яман шешенең «ачыктан-ачык прогрессиясе» булган авыруның терминаль стадиясендәге пациентлар катнашкан. Препаратны кадаганнан соң, якынча 55 процент пациентта шешнең зурлыгы кимүе күзәтелгән.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев