Әлеге чара «Балаларны яклау көне» уңаеннан үтте.
Җәйнең беренче көнен Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтәбез. Бу көнне матур чаралар, төрле бәйгеләр уза. Яңа Әтнә авылының мәдәният йорты каршында балалар өчен бик күңелле чара узды. Төрле уеннар белән мәдәният хезмәткәрләре балаларның күңелен күрде. Әлбәттә, тәм-томнар да мулдан. Бәйрәмне карарга өлкәннәр дә килгән иде. Балалар сөенеп уйнаганда сокланып, көч биреп, бәхетле, тыныч киләчәк теләп, канәгать утырдылар.
Нет комментариев