Яңа ел табынына телеңне йотарлык закуска
Яңа ел табынына һәрвакыт үзгә кабымлык (закуска) әзерлисегез килә торгандыр.
Әлеге кабымлык (закусканы) Яңа ел табынына иренмичә әзерләсәгез, үзегезнең дә һәм кунаклар күңеленә дә хуш килер. Аны ясау өчен күп әйбер дә кирәк түгел.
Кирәк була: шпрот, кызыл суган, петрушка яки укроп (кайсысы күңелегезгә ятышлы), перепелка йомыркалары (тавыкныкы белән дә алыштырырга мөмкин), һәм болгатыр өчен майонез.
Эш барышы:
Савытка шпрот, суган һәм петрушканы турап салабыз, Алар өстенә 3-4 йомырка салып, майонез белән изеп бетергәнче болгатабыз. Табада батонны берьяклап кына кыздырып алабыз. Барысын бергә болгатабыз да, батон өстенә сылап, табынга куябыз. Бизәп җибәрергә дә онытмагыз.
Тәмле булсын»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев