Яшәү өчен инфраструктура
Илебездә, шул исәптән Татарстанда да территорияләрне төзекләндерү буенча зур эш дәвам итә.
Алдагы елларны проект нигезендә район үзәге Олы Әтнәдә, Түбән Бәрәскә, Яңа Шашы, Комыргуҗа һәм Күәм авылларында ял итү парклары булдырылды. Әлеге объектлар махсус килгән халыктан, шул исәптән спорт-физкультура белән шөгыльләнергә килүчеләрдән өзелеп тормый икән, димәк аларның мөһимлеге бәхәссез. Бүгенге авыл тормышын алардан башка күз алдына да китереп булмый дияргә мөмкин.
Болар барысы да “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” Федераль проекты кысаларында оештырылды. Барысы да Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылды.
Татарстанда парклар, яр буйларын һәм скверларны да үз эченә алган иҗтимагый территорияләр өчен тавыш бирергә мөмкин. Моннан тыш, ишегалды территорияләре өчен дә тавыш бирергә була, быел гына аларның 200е Татарстан Рәисенең 2026 елга исәпләнгән “Безнең ишегалды” Программасына керә.
Исегезгә төшерәбез, 2027 елда төзекләндерүгә өстенлекле объектларны һәм «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектын сайлау өчен тавыш бирү башланды.
Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү “Яшәү өчен инфраструктура” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” Федераль проекты кысаларында үткәрелә. 2027 елны төзекләндереләчәк иҗтимагый территорияләрне “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша 14 яшьтән өлкән гражданнар сайлый ала.
Кыскасы, берничә ел эчендә әлеге проект нигезендә төзекләндерелгән объектлар үзенә җәлеп итүче заман үзәкләренә әйләнәләр.
Туризм һәм кунакчыллык милли проекты нигезендә тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев