Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

II урын яулады

Халыкара Туган тел көнендә Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә «Туган телем» дип исемләнгән V Халыкара шигырь сөйләүчеләр ярышына йомгак ясалды.

Ул быел татар шагыйре, алтын приискалары хуҗасы, меценат һәм нәшир Закир Рәмиев — Дәрдемәнднең тууына 165 ел тулуга багышланды. Ярышта катнашучылар шагыйрь иҗатына багышланган фәнни эшләр язып һәм шагыйрьнең шигырләрен укып, 2 номинациядә ярышкан. Барлыгы 200 эш килгән. Әлеге мәртәбәле бәйгедә районыбызның Бәрәскә урта гомум белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Ильяс Сәгъдиев катнашып, II дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Җитәкчеләре Айсылу Фидәил кызы һәм Гөлназ Ринат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев