Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ике арада - пәрәвез җебе

Әтнә районы Күшәр төп гомүми мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Халикова Ясминә Динарт кызы.

Минем укырга кергән елым йөрәгемнең авыр яралы елына туры килде. Ул елны газиз кешем әтиемне кисәк кенә йөрәк чире арабыздан алып китте. Ә әтимнең төпчек кечкенә генә буйлы кызының олы биштәр асып укырга киткәнен бик күрәсе килгән иде. Мин беренче укытучым буласы Альфира Фәтхрахман кызын бакчада чыгарылыш кичәсендә күреп бик яратып калдым. Сылу гәүдәсен мөселман күлмәге астына яшергән, без чәченең төсен дә күрмәгән чәчләр дә мөселманча бәйләнгән яулык эчендә. Ә карашы нәкъ менә әниләрчә, серле елмаюы башка кешегә хич тә хас түгел. Әнә шул беренче күрүдә үк йөрәгемнең түренә кереп урнашкан беренче укытучым турында языйм әле.

Алларыма яшел яфрак тезеп

Син өйрәттең мине санарга.

Язганымны иҗекләргә бүлеп,

Син өйрәттең мине укырга.

(Г. Галимҗанова)

     Әле дә хәтеремдә мәктәпнең ишек төбендә түгел, ә капкасына ук чыгып каршы алып, озатып куйды ул мине әнием белән бергә. Матур бәйрәм чарасы беткәч, әниләрне озаткач, без балалар безне башлангыч сыйныфта укытасы апабыз белән үзебез генә калдым. Бүгенгә кем кая утырган утырырсыз да, иртәгә мәктәп тәртибе белән мин сезгә урыннар билгеләрмен дип, гади, без аңлый торган телдә тәрбия сәгате уздырды апабыз. Ул көнне башка дәресләр булмады без таралыштык.

     Икенче көнне капкадан ук булмаса да мәктәп ишегеннән ягымлы елмаеп укытучыбыз каршы алды безне. Менә шул көннән минем белән укытучым арасында ниндидер пәрәвез кебек кенә булса да җеп ялганды. Аның һәр сүзен хәтердә саклап, кушкан эшен тиешенчә үтәргә тырышып белем иле буйлап атлап киттем. Икебез арасындагы пәрәвез җебе инде ныклы тегү җебенә әйләнде. Мин быел 3 нче сыйныфта укыйм. Әнә күпме көннәрне артта калдырып без алты бөртек булып алга атлыйбыз. Шул алты бөртекнең алты төрле характеры, шул бөртекнең алты әнисенең алты төрле характеры, әнә шул ничә төрле алтылыкны берләштереп, бер сүзгә китереп, вакытында дөрес итеп үз сүзен тиешле урында әйтеп эшли дә, укыта да белә минем беренче укытучым Альфира Фәткрахман кызы. Икебез арасындаг тегү чебенең бәйләү җебе генә юанлыкта түгел, ә аркан бавына әйләнәсен күз алдыена китереп куйдым әле. 4 нче сыйныфны бетереп ничекләр итеп беренче укытучымннан аерылып 5 нче сыйныфка төрле укытучы янына күчәсем миндә курку уятты. Мин беренче укытучымның әйтәсе килгән сүзләрен күзләреннән укырга, биргән белемен аңыма ныклап сеңдерергә өйрәндем инде. Үзенең 3 кызына булган мәхәббәтеннән безгә дә өлеш чыгара, үзенең әниләрчә киңәшен бирә белә бит ул апабыз. Бер кайчан да усал орышканы юк. Гаепләребез булса яратып, үзенчә генә тыйнак итеп шелтәсен дә белдерә ул. 1 нче сыйныфта укыганда Яңа ел алдыннан безгә Кыш бабайга кирәк әйберне сорап хат язырга кушты укытучыбыз. Без әле бөтен хәрефне укый да, яза да белмәгәнлектән өйдә әниләребез белән берлектә теләк-хат яздык.  Икенче көнне мәктәпкә килгәч укытучым барыбызның хатлары белән танышып, аларны бер конвертка салып Кыш бабайга юллаячагын әйтте. Чират минем хатка җитте. Мин үземнең кечкенә генә хатымда Кыш бабайдан миңа бер нәрсә дә алып килмәвен, ә бары тик әтиемне генә кире кайтаруын сораган идем. Укытучым хатны тоткан килеш мөлдерәгән күзләрен бездән яшереп мәктәп коридорына чыгып китте. Озак та тормады үз-үзен кулга алган хәлдә керде дә хатларны конвертка тыгып Кыш бабайга адреслый башлады. Әзер конвертны кулына алды да, хатларның Кыш бабайга барып җитә алмаска  мөмкинлеген, җитсә дә Кыш бабай без сораган әйберләрне барысын да чынга ашыра да алмаска мөмкин. Мин хәзер аңлыйм, минем Кыш бабайдан әтиемне кайтаруын сорап язган хатым бер кайчан да чынга ашмаячак. Ләкин, укытучым бала күңелен рәнҗетмичә бу хәлдән чыгу җаен да таба белде бит.

      Дөньядагы иң әйбәт сыйфатларны үзенә җыйган,  укучыларына үз балаларына карагандай сөеп баккан, кыен хәлләрдә үзенең киңәшләре белән ярдәм иткән, ныклы белем биргән, барыбызны бер йомарлам итеп тотып тора белгән беренче укытучым Альфира Фәтхрхман кызын мин гомерем буе рәхмәтлемен. Аңа  киләчәк тормыш юлында, эшендә бары тик уңышлар гына телим. Без әле аңа үзебезнең яклаучыбыз буларак күп тапкырлар мөрәҗәгать   итәсен дә белеп торам, укытучымның безгә ныклы терәк булачагы көн кебек ачык. Рәхмәт Сезгә олы йөрәкле укытучым минем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев