Җиләк-җимеш электркиптергеч Олы Мәңгәргә китте
Бүгенге көндә 2025 елның II яртыеллыгына “Әтнә таңы” газетасына язылу дәвам итә.
Язылу барышында беренче ункөнлек барышында бүләкләр уйнатуыбыз һәм җиңүчеләр турында язып чыккан идек. Олы Мәңгәр авылыннан электркиптергеч откан Нәкыйп Сабирҗановтан хисләре белән уртаклашкач:
– Беркайчанда андый акцияләргә катнашканым юк иде. Почтальоныбыз Айсылу: “Нәкыйп абый, әйдәгез катнашып карагыз әле, дигәч кенә квитанция күчермәсен җибәргән идем. Бүләк отармын дип тә өметләнмәдем. “Әтнә таңы” газетасына язылмый калганыбыз юк. Бүләк отабыз дип түгел, яратып укыйбыз, – диде.
Рәхмәт җылы сүзегезгә. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, “Әтнә таңы” газетасына 2025 елның II яртыеллыгына язылу тәмамланырга санаулы көннәр калып килә. Алдагы яртыеллыкта да бергә калырбыз, дип ышанабыз.
Шулай ук укучыларыбыз арасында кабат бүләкләр уйнатабыз. Бу хакта соңрак хәбәр итәрбез.
Әгәрдә почта бүлекләренә барып йөрергә вакытыгыз булмаса яки почтальоннар белән очраша алмый калсагыз, редакциягә шалтыратып та әйтә аласыз. Без үзебез дә газетага яздыра алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев