Илебез алгарышы – яшьләр кулында
Хөкүмәт ярдәменә лаек булган чираттагы яшь белгеч белән әңгәмәдән соң шундый фикер туды.
Татарстанда авыл хуҗалыгында эшкә урнашучы яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган дәүләт ярдәмен 750 мең сумга җиткерүләре турында язган идек инде.
Хәмит Нәкыйпов
Хөкүмәтнең бик зур ярдәме бу. Әлеге акчалата ярдәм авыл хуҗалыгы юнәлешендә югары яки һөнәри белем алып, шул елны ук эшкә урнашкан яшь белгечләргә бирелә.
Яшь белгечләрнең берсе – Әйшияз авылыннан Әлфинә Гәрәева. Әле 20 яше дә тулмаган кыз Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый һәм аннан бухгалтерлык белгечлеге алып чыга.
Киңрәк итеп искә алыйк дисәк, 2006 елның 13 июнендә туып-үскән кыз гаиләдәге 4 баланың берсе. Әтисе Илдус – алдынгы тракторчыларның берсе, әнисе – йорт-җирне гел чисталыкта-пөхтәлектә тотучы хуҗабикә, апасы – Казан больницасында шәфкать туташы, абыйсы да Казанда, әтиләре кебек үк тракторчы, сеңлесе – мәктәпнең 5 сыйныфында белем ала. Хәзерге вакытта шактый зур саналган бу гаиләдә, барысы 6 кеше яши.
Әлфинә Гәрәева яшь булса да, оста белгеч, тырыш хезмәткәр булып танылган инде. Бу очракта ул эшләгән “Дусым” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте идарәсен күз алдында тотам. Хезмәттәшләре хөрмәт итәләр, ә монысы барыннан да өстенрәк. Әнә бит үзе дә:
– Киләчәгемне әлегә авыл хуҗалыгы белән бәйләп күзаллыйм. Туган авылымны бик яратам, – ди.
Башлангыч белемне, дөресрәге, 3 сыйныфны Түбән Көек мәктәбенә йөреп ала. Ә 4-9 сыйныфларда Күәм урта мәктәбендә укый. Ул чорларның һәрберсен сагынып искә ала. Ә 2002 елны мәктәп стенасыннан аерылып чыкканнан соңгысы, инде югарыда телгә алып үттем, Олы Әтнәдәге техникум белән бәйле.
Шулай да тел очында торган сорауны бирмичә кала алмадым. “Нишләп авыл хуҗалыгын сайлаган? Гадәттә, кызлар читкә китүне кулай күрәләр бит...”
– Үземне кайдадыр башка җирдә эшлим дип күз алдына да китергәнем юк... Туган җир. Әти-әни янында торып яшәве дә, эшләве дә үзе бер рәхәт. Аннан соң, еш кына төрле проблемалар буенча алар белән киңәшү, хәтта алар белән сөйләшү генә дә күңел тынычлыгы бирә, – дип елмая.
Моңа өстәп шуны да әйтергә була – Әлфинә белән бергә техникумда, бер төркемдә укыган сабакташлары, хәзер инде яшь белгечләр булып формалашучылар арасында да киләчәк хезмәт юлы итеп авыл хуҗалыгы өлкәсен сайлаучылар шактый икән.
Янә хөкүмәтнең бу хактагы карарына әйләнеп кайтыйк. Бу сумманы Россиянең 35 яшькә кадәрге гражданнары авыл хуҗалыгы өлкәсендә һөнәри белем алган елны ук эшли башласалар гына алырга мөмкиннәр.
Әлеге бер тапкыр бирелә торган ярдәмне алучылар агросәнәгать комплексында 3 елдан да ким эшләмәскә тиеш булалар.
– Беләсезме, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләү теләге миндә электән үк бар иде. Бәлки шул авылымны, авыл тормышын яратканга күрәдер, – дип елмая.
Аңлавымча, әтисе дә шушы ук күмәк хуҗалыкта эшләгәч, аңа ул бигрәк тә якын тоела. Шәһәргә чыгып китмәвенең тагын бер сәбәбе шулдыр, күрәсең.
Әңгәмәбез барышында чираттагы соравым этика ягыннан бик үк урынлы да тоелмагандыр. Шулай да газета укучыны барысы да кызыксындыра, дигән фикерем өстенрәк чыкты. Соравым: “750 мең сумлык хөкүмәт ярдәме турында кайчан ишеттегез?” – дип яңгырады. Ә ул:
– Минем өчен дә көтелмәгән хәбәр булды ул. Шулкадәр суммада ярдәм бирелүен ишеткәч, аптырап калдым... Бик зур сумма бит бу, – ди.
Әлегә ул акчаларны тотарга уйламый ул.
– Аны тотарга планымда юк, җыеп куясым килә, дөнья булгач төрле хәлләр була. Туплап куйган акчаң булу мөһим, – ди.
Әлбәттә, гомумән авыл хуҗалыгы турында да сөйләштек. Фикере катгый:
– Минемчә, авыл хуҗалыгы үзе үк хөкүмәт ярдәменә бик мохтаҗ. Бар ул, әлбәттә. Әмма аны тагын да арттырырга кирәк, – дип саный.
Яшьләрнең шулай алдынгы карашлы, үз фикерләре булу куанычлы факт. Ахыр чиктә илебез алгарышы – яшьләр кулында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев