“Җимеш агачлары корый. Нидән икән?”
Быел күп әтнәләрдән шундый сорау ишетергә туры килә.
Белгечләр әйтүенчә, моның төп сәбәпләре – бактериаль, монилиаль яки кояштан пешү (ожог) – беренче икесе бактерияләр яки патоген гөмбәчекләр китереп чыгарган җимеш агачлары авыруы. Башта алар турында язып үтик.
Бу авыртулар сөякле (чия, слива, абрикос, персик) һәм симәнке орлыклы (груша, алмагач) культураларны зарарлыйлар. Сөякле культуралар өчен аеруча куркыныч, чөнки зур ботакларның һәм бөтен агачның һәлак булуына китерергә мөмкиннәр. Быел бик күп бакчаларда шундый хәл күзәтелә. Чия, слива, грушалар кайберәүләрдә бөтенләй дә яшәрмәделәр. Шуңа күрә бу мәкалә белән танышу әтнәләр өчен аеруча мөһим. Бу уңайдан авыртулар белән якыннанрак танышып узыйк.
Бактериаль пешү симптомнары:
Бу авыруга үсемлекнең барлык өлешләре дә дучар була. Симптомнар чәчәкләрдә (көрән төскә керәләр һәм коелалар), яфракларда (көрән яки кара төскә керәләр, түгәрәкләнеп куырылалар, янганга охшыйлар), яшь ботакларда (сулы кара таплар барлыкка килә, очлары карага әйләнә һәм бөгелә), шулай ук кәүсәдә дә сизелә. Агачның ботаклары һәм кәүсәсе күгәреккә охшаш ак тамчылар белән каплана, йомшак кабыклы була. Кызгылт-көрән кабыкта куыклар, ярыклар, җәрәхәтләр барлыкка килә. Агач янганга охшап кала.
Монилиаль пешү симптомнары:
Сөякле культураларда (шул ук чия, слива) чәчәк карала, кибә, ләкин агачта кала. Яшь үсентеләрнең яфраклары кызгылт-көрән яки кара төскә керә, бөтерелә һәм акрынлап кибә. Зарарланган үсентеләр тулысынча кибәләр яки кара сыекча бүлеп чыгарып, җәрәхәтләр һәм төрле ярыклар белән капланырга мөмкиннәр. Зыян күргән урыннарның кабыгы карала һәм үлә. Бу очракта, әйтик, агачларның чәчәкләре карала, шиңә һәм коела, яфраклары көрәнләнә, бөтерелә, әмма агачта шул килеш кала, җимеш бирү чорында җимешләр вак көрән таплар белән капланалар.
Бу авыруларның таралу сәбәпләре һәм шартлары
Инфекция чыганаклары: зарарланган җимешләр, корыган ботаклар, коелган яфраклар. Шуңа күрә аларны җыеп, юк итү хәер. Йогышлану яз көне, чәчәк ату чорында була. Гөмбә споралары җил, яңгыр, бөҗәкләр тарафыннан тарала.
Бу авырулар таралу өчен уңай шартлар: чәчәк ату фазасында һәм аткач, һаваның югары дымлылыгы һәм уртача температура җылы булу (гадәттә +12 °С тан +16 °С ка кадәр).
Авыру таралуга китерә торган факторлар: кәүсәнең, ботакның механик зарарлануы (әйтик, кошлардан, боз явудан, бөҗәкләрдән), ябалдашларның артык куе булуы, көчле җил һәм чәчәк ату чорында артык күп су сибү.
Аларга каршы көрәш һәм профилактика чаралары
Бактериаль пешүгә каршы.
Участокта бактериаль пешү барлыкка килмәсен өчен, аннан читтә үскән кыргый җимеш агачларын тамыры белән йолкып чыгарырга кирәк, чөнки алар авыруны таратучы була алалар; яшь үсентеләрнең, яфракларның, чәчәкләрнең очларын даими тикшереп торыгыз; инсектицидлар белән эшкәртергә кирәк.
Монилиаль пешү вакытында:
Иртә язда: бөреләр таралганчы ук кибеп эленеп торган җимешләрне һәм коры яфракларны алып юк итәргә кирәк. Фунгицидлар белән профилактик эшкәртү мөһим: чәчәк атканчы – бакыр нигезендә ясалган препаратлар белән эшкәртергә кирәк (Бордо сыеклыгы, «Абига-пик», «Индиго», «Хорус», «Скор» һ.б.). Чәчәк атканнан соң – системалы фунгицидлар белән эшкәртү нәтиҗә бирә.
Санитар кисү уңай тәэсир итә: әйтик, агачның сәламәт өлешен дә кертеп, зарарланган ботакларны алып ташлау м өһим. Ә көзен зарарланган яфракларны һәм җимешләрне җыю кирәк. Агачның бары тотрыклы сортларын сайлагыз. Шулай ук вентиляцияне яхшырту һәм дымлылыкны киметү өчен ябалдашларны сирәгәйтегез. Бигрәк тә чәчәк ату чорында артык су сибүдән саклану кирәк.
Бактериаль пешүне дәвалау ысуллары...
Бу хакта газетабызда укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев