Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында шул исемдәге республика конкурсы һәм зона семинары узды.
Биредә "Төньяк зона«га кергән 11 район инспекторлары катнашты.
Исеменнән үк аңлашылганча, I өлеше конкурс буларак, ә II өлеше семинар кысаларында — инспекторларны яңа кабул ителгән законнар буенча эшләргә өйрәтүгә кагылды.
«Мондый конкурс һәм семинар ел саен уздырыла, быелгысын Әтнәдә үткәрергә булдылар», — ди район «Гостехнадзор» җитәкчесе Рафил Сабиров. Әлеге конкурсны һәм семинарны уздыруга Татарстан «Гостехнадзор» идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәдис Кадыйровтан тыш, аттракционнар буенча, сыйфат буенча бүлек җитәкчеләрен дә, районыбызның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Таһир Баязитов та җәлеп ителгәннәр. Кыскача әйтсәк, әлеге чаралар үзара тәҗрибә уртаклашуга, үзйөрешле машиналарның техник торышына дәүләт күзәтчелеге өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр һәм проблемаларны тикшерүгә, шулай ук катнашучыларның квалификациясен күтәрүгә юнәлдерелгән иде. Әлбәттә, күз уңында дәүләт техника күзәтчелеге органнары эшенең сыйфатын һәм абруен, гомумән, бу һөнәр дәрәҗәсен күтәрү булды.
Бу хакта югарыда телгә алган Рәдис Кадыйров сөйләде. — Эшчәнлекне күз алдында тотсак, Әтнә районы — республикада алдынгы районнарның берсе. «Гостехнадзор» линиясе буенча юл-транспорт һәлакәтләренең теркәлгәне юк. Биредә район "Гостехнадзор«ы җитәкчесе Рафил Сабировның тырышлыгын ассызыкларга кирәк, — диде. Әйтүенчә, беренче чиратта инспекторларның белеме тикшерелә монда. Шул ук вакытта, параллель рәвештә, аларны укыту да оештырылган.
Эш шунда, контроль-күзәтү эшчәнлеге буенча яңа карарлар чыккан. Инспекторлар аларны яхшы белергә тиеш. Шул ук вакытта инспекторлар тәкъдим иткән яңалыкларны да кулланган хәлдә, 2027 елга яңа планнар төзүне дә күздә тоталар. Шулай да бу чараларны аерым этаплар буенча искә алу урынлы булыр. Беренче чиратта, катнаш биремнәр буларак катнашучыларның теоретик белемнәрен тикшерделәр. Алары норматив-хокукый актларны, техниканы эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен, үзйөрешле машиналар кулланганда юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча тест формасында узды. Башкача әйтсәк, инженер-инспекторлар норматив-хокукый базаны дөрес аңлауларын, техник күзәтчелек өлкәсендә алдынгы тәҗрибәләрне куллануларын күрсәттеләр.
Шунысы игътибарга лаек — конкурсантлар арасында каушау, дулкынлануның әсәре дә сизелмәде. Инспекторлар белергә тиешле гадәти сораулар иде, күрәсең. Әнә бит:
— Эшчәнлекне заманчалаштыруга, яңартуга юнәлдерелгән реаль — тормышта көн дә кулланыла торган сораулар бирәләр. Әлбәттә күбесе яңа төр норматив-хокукый актлар белән дә бәйле, — диделәр Лаеш һәм Балык Бистәсе районнары инспекторлары Радик Гәрәев һәм Ринас Гыймаев бу хакта сорашкач.
Моннан соң конкурсның практик өлеше узды. Анысы уку йорты трактодромында үтте. Инспекторлар идарә итү күнекмәләре белән ни дәрәҗәдә таныш булуларын күрсәттеләр. Әйтик, двигательне эшләтеп җибәрү, «елан», күтәрелештә туктау һәм кузгалу, борылу, артка таба йөреп транспортны бокска кую, бирелгән линиядә тизлекне арттыру һәм туктау күнекмәләре шаһите дә булдык. Тагын бер мөһим бирем — монда диагностика приборларын кулланып, техник карау осталыгын да күрсәтергә кирәк иде.
Ә жюри конкурсантларның һәр хәрәкәтен, башкача әйтсәк, һәр ялгышын күз уңында тотты. Шуңа күрә штраф баллары алучылар да шактый иде биредә. Ахыр чиктә, биредә алган, ягъни, җыйган баллар суммасы республиканың тагын өч зонасында — Чүпрәле, Нурлат һәм Баулы районнарында да шундый ук бәйгедә катнашучыларныкы белән чагышачак. Шул нигездә Татарстанның "Иң яхшы инженер-инспектор«ы ачыклана. Бу хакта өстәмә хәбәр итәрбез әле — анысын газетабызның сайтыннан һәм социаль челтәрләреннән күзәтеп бара аласыз. Шөкер, килгән инспекторлар барысы да осталар дигән фикер туды.
Араларыннан җиңүчене ачыклау бик кыенга туры киләчәк дип жюрины жәлләп тә куйдык, хәтта. Ә моннан соң — II, семинар этабы узды.
КОНКУРС ҺӘМ СЕМИНАР ЭЛЕМТӘСЕ
Форматлары төрле булса да, конкурс һәм семинар, еш кына, бер-берсен тулыландыралар. Әйтик, конкурс иң яхшы белгечләрне ачыклый һәм аларны һөнәри үсешкә этәрә, ә семинар тәҗрибә уртаклашу һәм актуаль бурычлар турында фикер алышу өчен бик яхшы мәйданчык булып тора. Еш кына мондый конкурс зона семинарының ахыргы нәтиҗәсе булып тора, чөнки катнашучылар анда алган белемнәрен һәм күнекмәләрен дә күрсәтәләр. Ахыр чиктә, ике чара да дәүләт техник күзәтү органнары эшчәнлегенең сыйфаты һәм бу өлкәдәге дәүләт хезмәте дәрәҗәсенең үсүенә өстәмә этәргеч ясый. Сер түгел, семинарларда, гадәттә, хезмәт юнәлеше белән бәйле рәвештә үзара фикер алышалар. Бездәгесе дә үзгә булмады.
Семинарның темасы да бүгенге конкурска кагылышлы иде. Аның кысаларында техниканы техник тикшерүне оештыру, әйтик, язгы кыр эшләренә әзерлек, законнардагы һәм норматив актлардагы актуаль үзгәрешләр, техник күзәтчелек чараларын уздыруның алдынгы практикалары, хакимиятнең башка органнары, хуҗалыклар һәм техника хуҗалары белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Монда инспекторларның хезмәтен якыннан күзаллар өчен, алар күрсәткән дәүләт хезмәтләрен санап узу дөрес булыр.
Татарстан «Гостехнадзор» идарәсе җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, бүгенге көндә 6 төр дәүләт хезмәтен башкаралар:
— Үзйөрешле машиналарны теркиләр;
— Техник күзәтү уздыралар;
— Таныкнамәләр бирәләр;
— Уку йортларына белем процессының гамәлгә яраклылыгы турында таныклык бирәләр;
— Аттракционнарны теркиләр.
Янә Рәдис Кадыйровның сүзләрен искә алыйк. — Гомумән, техникасы булучылар барысы да техник күзәтү узарга тиешләр. Юлга чыкканда тиешле документлар да булу сорала. Кышкы чорга кергәндә болар аеруча мөһим, — дип тагын бер кат искә төшереп узды. Ә шулай да газета укучыда нигә кирәк соң бу дигән сорау туарга мөмкин. Эш шунда, мондый чаралар инспекторларга квалификацияләрен үстерергә, тиешле дәрәҗәдә тотарга ярдәм, нәтиҗәдә — техника куллануны безнең өчен дә куркынычсызрак итәләр.
Нет комментариев