Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иң - иңнәре бездә

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, авыл хуҗалыгын механикалаштыру буенча Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының республика этабы булып узды.

Техникум директоры Резида Гарипова ерак араларны якын итеп килгән укытучыларга, укучыларга рәхмәт хисләрен җиткерде, белем һәм тәҗрибәгә таянып көч сынашырга килүчеләргә уңышлар теләде. Районның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов исә, Әтнә ягы һәм аның республика күләмендәге уңышлары, шулай ук аерым мактауга лаек күмәк хуҗалыкларны телгә алды.

Һәр ярыш жюри күзәтүеннән башка узмый әлбәттә. Алып баручы мәртәбәле жюри белән таныштырып үтте. Менә алар: баш тикшерүче Рафаэл Фоат улы Сабиров - Габдулла Тукай исемендәге  Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының механика бүлеге укытучысы,  тикшерүче Камил Наил улы Әхмәтгалиев – Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе буенча консультант, тикшерүче, бүлек башлыгы Рафил Камил улы Сабиров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелегенең Әтнә муниципаль районы буенча дәүләт баш инженер – инспекторы,  тикшерүче – Фәнис Фәрит улы Сәфәргалиев – Әтнә районы “Мәңгәр” хуҗалыгы җитештерү кооперативының баш инженеры. Биредә Әтнә, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумнарыннан, Балык бистәсе агротехника көллиятеннән, Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумыннан, Арча агропромышленность һөнәри көллиятеннән, Саба аграр көллиятеннән, Актаныш технология техникумыннан, шулай ук Сарман аграр көллиятеннән укучылар катнашты.

      Олимпиада сәләтле һәм талантлы укучыларны барлау, һөнәри белемнең сыйфатын үстерү һәм укучыларның иҗади потенциалын тормышка ашыру максатын күздә тотып үткәрелде. Аның биремнәре катнашучыларның теоритик һәм һөнәри әзерлекләрен барлауга, шулай ук һөнәри сүзлек составын, шул ук вакытта инглиз телен белүгә һәм һөнәри эшчәнлектә килеп чыккан мәсьәләләрне үзлектән, нәтиҗәле итеп чишүгә юнәлдерелгән иде. Ул ике  этапта: урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең башлангыч һәм республика дәрәҗәсендә үткәрелде.

     Олимпиада барышында күп еллардан бирле элек механика бүлеге җитәкчесе булып эшләгән, хәзерге вакытта Әтнә муниципаль районы  Ветераннар советы рәисе Галимҗанов Хәмит Фазылҗан улының чыгышы да игътибарга лаек булды. Ул укытучы һәм укучыларны техникумның үткәне һәм бүгенге тарихы белән таныштырды.

    -“Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы турында республикада ишетмәүчеләр, белмәүчеләр сирәктер”, - дип башлады ул үз чыгышын. 1966 нчы еллар. Авыл хуҗалыгы белгечләренә мохтаҗлык кичергән чор. Шуны күздә тотып, республиканың төньяк - көнбатыш районында тагын бер авыл хуҗалыгы техникумы ачу кирәклеге турында сорау куела.  Элеккеге Арча райкомының беренче сәркатибе Усман Шаһи улы Җиһаншин тырышлыгы белән әлеге уку йортын Олы Әтнә җирлегендә булдырырга кирәк дигән фикерне хуплыйлар.

 Шул рәвешле, зоотехниклар әзерләү буенча 1966 нчы елның 23 маенда ТАССР Министрлар Советының  №279 нчы карар нигезендә “Тукай авыл хуҗалыгы техникумы” оеша. Районыбызда бөек шагыйребез исемен йөрткән уку йорты булу - бу үзе бер горурлык! Шулай булмый ни, олуг шагыйребез шушы төбәктән бит!

      Техникумда уку - укыту торышы көннән - көн алга китә, шулай ук материаль - техник база ныгый, шул рәвешле укучылар саны арта. Укырга кабул итү уңышлы була, хәтта бер урынга өч студент туры килә ул вакытларда. Шулай итеп, 1969 елда беренче чыгарылыш - 77 укучы техникумны тәмамлап, “Зоотехник” белгечлеге ала.

      1976 елның 12 декабрендә яңа бинага күчү мөмкинлеге туа. Уку - укыту кабинетлары һәм лабораторияләр җиһазландырыла. Икенче бинага күчү белән, “Авыл хуҗалыгын механикалаштыру” бүлеге ачыла. 1978 елда сигезенче сыйныф белән 60, унынчы сыйныфны тәмамлап, 30 укучы укырга алына.

      1981 еллар. Техникумда “Техник - механик” белгечлегенең беренче чыгарылышы - 411, 412, 413 нче төркем укучылары кулларына диплом ала. 1985 елның октябреннән әлеге уку йорты “Тукай” совхоз - техникумы дип йөртелә башлый.  Эшләр зур оешканлык белән алга бара. Техник - механиклар өчен механикалаштырылган №1, №2 отрядлар оештырыла. Укучылар үзләренең алган белем һәм тәҗрибәләренә таянып, тракторларны үзләре ремонтлыйлар һәм авыл хуҗалыгы эшләрендә актив катнашалар.

     1988 нче елда “Исәп  - хисап һәм икътисадчылар”әзерләү бүлеге ачыла. 2005 нче елда № 141/2 боерыгы нигезендә әлеге техникум (ГОУ СПО) “Дәүләт урта һөнәри белем бирү учреждениесе” итеп үзгәртелә. Шул исәптән һәр хуҗалык үзенчә яши, көн күрә.  Хәзерге вакытта бу уку йорты “Дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы” дип йөртелә.

     Килгән кунаклар чыгыш ясаучыга үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, фикер алыштылар.

     Олимпиада дәвам иткән арада укытучылар экскурсиядә: техникум музеенда, шулай ук берничә авыл хуҗалыгында булдылар.  Музей тарихы белән аларны Җиһангәрәева  Гөлсия  Әхәт кызы таныштырды. Сәяхәт “Таң” хуҗалыгы җитештерү кооперативында дәвам итте. Иң элек заманча җиһазландырылган терлекчелек комплексы белән таныштылар, андагы азык – төлек, комбикорма әзерли торган участокны карадылар. Мондагы һөнәр ияләренең шушы уку йортын тәмамлаган укучылар булуын күрү – безгә икеләтә  шатлык булды, ди механика бүлеге мөдире Сунгатуллин Рөстәм Бакир улы. Һәрберсе эш процессы белән кызыксындылар, агрегатны эшләтеп күрсәттеләр. Аннан соң машина – трактор паркына юл тоттылар. Механика өлкәсендә эшләүче укытучылар өчен бу аеруча якын . Андагы җылытылган  гараж,  корылмаларны, тагылма җиһазларны, эш шартларын күреп, арадан берсе:

  • Болай да була икән, эшләргә дә эшләргә әле безгә, - дип куйды.

    Шәһәрдә урнашкан завод үрнәгендә төзелгән запас частьлар складында һәрбер деталь штрих код белән исәпкә алынган. Исеменнән күренгәнчә, “Таң” ның эше дә таң калырлык. Андагы тәртип, чисталыкны әйткән дә юк. Менә шундый алдынгы, районыбыз горурлыгы булган авылда яшәү дә, эшләү дә куандыра. Килгән кунаклар экскурсиядә булган һәрбер яңалыкны, сөйләшүне үзләренә өлге итеп алдылар. Кыскасы, рәхәтләнеп тәҗрибә уртаклаштылар, фикер алыштылар.

    Сәяхәт “Ял итү парк” ында дәвам итте. Алар шулай ук районыбызда үзенчәлекле архитектура белән төзелгән мәчеттә дә булдылар, соклану хисе кичерделәр. Шул рәвешле сәяхәт “Тукай” исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә дәвам итте.

    Чыннан да бу уку йортына килеп ялгышмаганыбызны көннән – көн күбрәк аңлыйбыз, - ди укучылар. Иртәдән кичкә кадәр үзләренә файдалы эш белән мәшгуль алар. Элек – электән безнең егет - кызларыбыз республиканың төрле районнарында булып көч сынашып, зур уңышларга ирештеләр. Нәтиҗә ясар алдыннан техникум үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Һәм бу олимпиада нәтиҗәләре дә куандырырлык. Катнашучыларның һөнәри комплекслы бирем нәтиҗәләреннән чыгып,  жюри комиссиясе йомгак ясады: 1 урынга – Гомәров Рафил Раил улы, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укучысы; 2 урынга – Хаҗиәхмәтов Фәнзил Фәнис улы,  Саба аграр көллияте укучысы; 3 урынга – Юнысов Вилдан Нияз улы, Сарман аграр көллияте укучысы лаек булды. Чыннан да, алда әйткәнемчә, әлеге олимпиадада егетләрнең иң – иңнәре чыгыш ясады. Алга таба аларга тагын да яңа үрләргә ирешү насыйп булсын. Афәрин, егетләр!

     Техникумның үткәненә һәм бүгенгесенә күз салсак, үзеннән - үзе сорау туа: авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортларыннан техникум ни белән аерыла соң?

- “Матди - техник базасының нык булуы, китаптан укып өйрәнгәнне тәҗрибә вакытында куллану, укучыларның укыганда үз юнәлеше буенча төпле һөнәр үзләштерүе белән”. Һәм бу чыннан да шулай. Кайсы өлкәдә генә булмасын, терлекчелектәме, авыл хуҗалыгын механикалаштыру булсынмы, игенчелектәме, балыкчылыктамы, урманчылыктамы - укучылар дәрестә алган белемнәренә таяналар.

     Районыбызда шундый үрнәк авыл хуҗалыклары булу – зур горурлык! Игенчелек, терлекчелек авыл хуҗалыгының ике канаты. Икмәк һәм сөттән башка без оча алмас идек. Алар безнең яшәү чыганагыбыз!

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы:       Насыйрова Зөлфидә Шәйдулла кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев