Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиңүчеләрне билгеләделәр

2023 ел Россиядә һәм Татарстан Республикасында “Педагог һәм остаз елы” дип игълан ителде.

 Әтнә үзәк балалар китапханәсе 8-14 яшь категорияләрендәге мәктәп укучылары арасында укучыларга белем һәм тәрбия биргән мөгаллим - остазларыбызны хөрмәтләү максатыннан “Укытучыма рәхмәтем чиксез!” дип аталган бәйге игълан иткән иделәр. Бәйгегә укытучыларга мәхәббәт, хөрмәт хисләре белән сугарылган иҗади эшләр килде. Алар арасында проза да, шигъри формада да язмалар бар. Шулай ук бөтен күңел җылысын, осталыгын биреп иҗат иткән фантазиягә бай кулдан эшләнмә дә бар. Әлеге эшләрне жюри комиссиясе бик игътибар белән тикшерде һәм 5 номинациядә урыннар билгеләде.
1.Иң ихлас
2.Иң эчтәлекле
3.Иң самими
4.Иң иҗади
5.Иң оригиналь
Жюри язмаларның иҗади булуына, укучының үз фикерен төпле итеп ача белүенә, креативлыкка басым ясады. Укучыларның туган телебездә чын йөрәктән иҗат иткән иншалары, шигырьләре тирән соклану хисе уятты.
"Кайбер язмаларда балаларның укытучыларны иң якын кешеләре – әниләренә тиңләү күзәтелә, кайберләре яратып, якын итеп үзенең дусты итеп күзаллый, ә кайберләре тылсымлы алиһәгә тиңләп буй җитмәстәй югарылыкка күтәрә.
Бәйге – ул иҗатка стимул. Монда белем дә, хыял да, фантазия дә эшкә җигелә. Бәйгедә катнашучылар – китап укырга яратучылар, дигән фикердә без, чөнки китап укыган балада тел байлыгы, фикерләү сәләте тиешле югарылыкта була.
Киләчәктә дә укучыларыбыз арасында уздырыла торган чараларда, конкурсларда актив катнашырсыз дигән теләктә калабыз", - ди китапханә хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев