Йөз илле агач утыртылды
Хәбәрләр

Йөз илле агач утыртылды

Акциянең максаты – Ватаныбызны саклаучылар истәлеген, шулай ук илебезнең урман байлык­ларын саклау.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөтендөнья кү­лә­мендә үткәрелүче «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясе кысаларында Олы Әтнә авылында 150 агач утыртылды. Акциянең төп максаты — сугыш чоры батырлары истәлеген мәңгеләштерү һәм илнең урман байлыкларын саклауны яшь буынга тапшыру.
Һәрбер утыртылган нарат агачы – тынычлыкны саклау­чы буыннарның данлы тарихына багышланган һәйкәл, дисәк тә ялгыш булмастыр. 
«Хәтер бакчасы» Халыкара акциясендә махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләр, район яшьләре, техникум студентлары, волонтерлар катнашты.
Һәрбер агач – тыныч тормышта яшәүче бу­ын­ның истәлеге һәм рәхмәте символы. 
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлаша. Илебез тарихында тирән эз калдырган Бөек Ватан сугышы кайтавазы хәтерләрдә озак сакланыр әле.   


Нет комментариев