Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ипотека, кредит, рефинанслау буенча кайбер яңалыклар

«Ипотека алга таба төзүчеләр белән булдырылган махсус уртак программалар хисабына яшәячәк» - дип саный экспертлар.

Якын араларда ипотека базарының барлык эре уенчылары беренчел торакка ихтыяҗны саклау буенча үз программаларын тәкъдим итәчәк, дип сөйләде "А101" компанияләр төркеменең ипотека сатулары һәм финанс инструментларны гамәлгә кертү буенча директоры Рөстәм Азизов.

«Банклар, девелоперлар кебек үк, торакны сату темпларын саклап калу һәм, нәтиҗә буларак, ипотека кредитлары бирүдә кызыксына. Мондый кредитларны вакытында түләмәү дәрәҗәсе бик түбән – нибары 0,02 процент. Моннан тыш, ипотека заемщикларының LTV күрсәткече, ягъни башка банк хезмәтләреннән файдаланырга әзерлеге шактый югары», - дип билгеләп үтте Рөстәм Азизов.

Ул ассызыклап узганча, бүгенге базар мохитендә ипотека алу шартлары күпчелек сатып алучыларга кулай бәядән фатирлы булырга мөмкинлек бирми. 
«Хәзер Мәскәүдә фатир бәясе 12 млн сум дәрәҗәсендә булганда, уртача кредит күләме 10 млн тәшкил итә. Бүген ипотека ставкаларының 22-23 процент тәшкил итүе нәтиҗәсендә айлык түләү 180 мең сумнан артып китә. Шул ук вакытта бу суммадан кредитның төп өлешен каплауга бары тик 2,5-3 мең сум гына юнәлтелә, ә калганы - процентларны каплауга бара. Шул рәвешле, 12 млн сум торган фатир өчен кредит каплаган чорда артык тотылган акча 33 млн сумнан күбрәк тәшкил итә», - дип сөйләде Рөстәм Азизов.

Шәхри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев