Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җир йөзендә һичбер дәрәҗә юк ана исеменә торырлык!

Тормышыбызга ямь бирүче, иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләребез – әниләр.

Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәрхәмәтле һәм мәхәббәтле, олы җанлы зат юктыр ул. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, күкрәк сөте белән иман иңдерүче ул — әни.
Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында әниләр көне аерым урын алып тора. Бәйрәмнең максаты — хатын-кызга сакчыл караш традицияләрен хуплау, гаилә нигезләрен ныгыту, безнең тормышта төп кешенең — әнинең әһәмиятен аеруча билгеләп үтү. Бу бәйрәм беркемне дә битараф калдыра алмый. Нәкъ әниләр көнендә үз балаларынатормыш, мәхәббәт, игелек, наз бүләк итүче барлык-барлык аналарга рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Әниләр көне — искиткеч көн. Безнең һәрберебез әниебезне искә төшерергә, аңа шалтыратырга, бәлки янына кайтып, аны котларга, аның сәламәтлеге һәм кәефе ничек булуы белән кызыксынырга тиешле көн!
28 нче ноябрьдә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбендә иң бөек яшәү чыганагы булган әниләрне олылау, бәйрәм белән котлау чарасы узды. Бәйрәм, күпьеллык традицияне дәвам итеп, декабрьнең башында булачак шәфкатьлелек марафонына багышланган баллы ярминкә белән башланды.Һәр сыйныф сатып алучыларга әниләр белән бергәләп әзерләгән тәм-томнарын тәкдим итте. Укучылар һәм аларның ата-аналары, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре катнашындагы ярминкәләр үткәрү бу мәктәп өчен һәрчак көтеп алынган бәйрәм.
Әниләр көненә багышланган чарага килгәндә, аңа хәзерлекне әйтеп утмәү дөрес булмас. 1 нче дән алып 11 сыйныфка кадәр һәрбер укучы әнисенә кулдан бүләк ясаган, әниләрнең фотоларыннан видеоролик хәзерләнгән.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы теле Шәрәфиева Гөлбану Борис кызы төзегән программа буенча һәркемгә талантын күрсәтерлек чыгышлар куелган иде. Һәр сыйныф үзенчәлекле итеп әниләрне котлады. Алар арасында видеокотлау да, әниләргә карата чын йөрәктән җырлар да, биюләр дә башкарылды, рәхмәт хисе белән сугарылган шигырьләр дә яңгырады. Котлаулар арасында укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр тарафннан хәзерләнгән концерт номерлары яңгырады. Укытучылар һәм хезмәткәрләр тарафыннан әзерләнгән "Зәңгәр шәл"спектакленнән өзекне, шул ук коллективның "Чишмә"вокаль ансамбленең чыгышын, мәдәният йорты җитәкчесе Рәсим Галимҗановның ,5 сыйныф укучысы Зәйнәп Шагиеваның җырлавын, Диләрә Гарипова башкарган биюләрне, Адель Хайруллинның баянда уйнап җырлавын бәйрәмгә килгән әниләр дә, укучылар да алкышларга күмделәр.
Әни ул- изге зат. Алар исән чакта карашларына күләгү төшермичә, яхшы укуыбыз, матур яшәвебез, игелекле гамәлләребез белән сөендерсәк иде.Әниләребезне һәр көнне, һәр сәгатьне, һәр мизгелне олылыйк, хөрмәтлик, алар белән горурланыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев