Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Исерек йөртүчене рәсмиләштерү җайлаша

Россия Президенты Владимир Путин исерек машина йөртүчеләрне тоткарлаганда төзелә торган документлар санын киметүне күздә тоткан канунга кул куйды.

Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылган. Элегрәк машина йөртүчене исереклек билгеләре белән читләштергәндә инспекторга биш кәгазьгә кадәр тутырырга кирәк иде. Хәзер исә автомобильне читләштерү, шулай ук тоткарлау турындагы белешмәләрне аерым документларга түгел, ә турыдан-туры Административ хокук бозу турындагы беркетмәгә, медицина таныклыгы актына, эш кузгату турындагы билгеләмәгә яки башка процессуаль документларга кертергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев