Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылды

Әтнә районы прокуратурасы автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән, Гайнетдинов Ф.Г.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнде (исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган).

Суд тикшерүе барышында ачыкланганча, ул исерек килеш автомобиль белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Һәм агымдагы елның 18 июлендә кабат транспорт руле артына исерткеч эчемлек кулланган килеш утырган. Аннан соң Түбән Бәрәскә авылының Үзәк урамында ЮХИДИ юлпатруль хезмәте инспекторлары тарафыннан туктатылган. Техник үлчәү чарасы һәм медицина тикшерүе ярдәмендә тикшерү узудан баш тарткан.

Суд утырышында гаепләнүче гаепне тулы күләмдә таныды, эшнең барлык шартларын исәпкә алып, язылучы маддә санкциясендә каралган мөмкин булган минималь җәзаны билгеләүне сорады. Татарстан Республикасы Әтнә район суды карары белән гаепләнүче гаепле дип табылды. Һәм дәүләт гаепләүчесенең позициясен, аның шәхесен, сәламәтлеген характерлаучы шартларны исәпкә алып, аңа 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү белән 300 сәгать мәҗбүри эш җәзасы бирелде. Хөкем карары законлы үз көченә керде.

Әтнә районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев