Иске Мәңгәр авылында квест-уены узды (видеосын карарга онытмагыз)
Иске Мәңгәр мәдәният йорты җитәкчесе Альфир Шакиров балалар өчен «Хәзинә эзләү» дип исемләнгән квест уен үткәрде.
Пиратлар хәзинәсен табарга хыялланмаган бер генә бала да юктыр ул. Шуңа балаларга Иске Мәңгәр мәдәният йорты җитәкчесе "Пират хәзинәсен эзләү” квест - уенын үткәрде. Балаларга хәзинәне табу өчен сорауларга җавап бирергә, белемнәрен күрсәтергә туры килде. Биремнәр катлаулы түгел, әмма кызыклы, аларны үтәп, балалар хәзинәнең кайда ятканын белделәр.
Видеодан карап китә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев