Иске Өҗем авылында ТизЛәгән тау шуу фестивале үтте
Быел фестиваль мәйданычыгы тагын да киңәйтелде.
Иске Өҗем авылында ТизЛәгән тау шуу фестивален быел зур масштаблырак итеп үткәрделәр. Фестивальгә районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев тә килде. Хәтта тауда да шуды.
Кар явып торса да, районыбызның төрле авылларыннан тау шуарга килде халык
.
Фестиваль дүртенче елын үткәрелсә дә, Нугай тавына беренче тапкыр гына тау шуарга килүчеләр дә бар иде. Фестивальгә килүче халык таудан да шуды, табадан яңа гына төшкән коймак белән сыйланды һәм кайнар чәй эчте. Төрле кызыклы уеннар да катнашты, танылган артистлар җырына кушылып биеде дә. Бертуктаусыз явып торган кар да уен-көлкегә киртә була алмады.
Быел фестиваль мәйданчыгы тагын да киңәйтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев