Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Истәлекле бүләккә ия булды

23 нче сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Китапстан» республикакүләм проектының җиңүчеләрен бүләкләү чарасы булып узды.

“Китапстан” – башлангыч һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге уку марафоны. Катнашучылар карта буенча ирекле сайланган китапларны укып, биремнәрне үтәп алга бардылар. Марафонны оештыручылар – Милли китапханә һәм «Ак Барс Дом» компаниясе. Чакырылган финалистлар Якупова Әминә, Гиниятуллина Мәдинә, Сабирҗанов Рамир бүләкләү тантанасында катнаштылар һәм «MОN» театрының «Дети и Эти» спектакле тамашасын карап хозурландылар. Әтнә үзәк балалар китапханәсе укучысы Якупова Әминә республика этабында җиңүче булып танылды һәм истәлекле бүләккә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев