Югары Көекнең затлы, зәвыклы “Алтын гаиләсе”
Монда яшәүче гаять мөлаем пар – инде 50 ел дәвамында иңне-иңгә куеп яшәүче Гакыйлә һәм Сөнгатулла Мөхәммәтгалиевләрдә кунак булдык.
“1975 елның 12 июле көнне өйләнештек... Әле генә кебек”, – диләр алар моңсу елмаеп.
Татар халкында “Гаилә учагын кабызучы – ир-ат, ә аны сүндермичә саклаучы – хатын-кыз”, дигән канатлы гыйбарә яши. Бу гаиләгә бик туры килә бу сүзләр. Гакыйлә апа җәмәгате Сөнгатуллага гына түгел, иренең абыйсы Нурулла абыйга да хезмәт күрсәтә бүгенге көндә. Бу очракта аңа сокланып баш иеп, йорт-җирнең гаять пөхтә, бар җирдә тәртип, ә ир-атларның һәрдаим каралган, зәвыклы булуын билгеләү урынлы булыр. Әлбәттә, моңа, беренче чиратта хуҗабикә тырышлыгы аша ирешелгәнлек бәхәссез факт. Ни генә димәсеннәр, ир-ат һәрдаим тәрбиягә мохтаҗ зат ул. Чыннан да гаилә ныклыгы хатын-кыздан тора. Ә хатын-кыз чиста, пөхтә булырга, шул ук вакытта тәмле итеп ашарга пешерергә, ә иң мөһиме – сабыр булырга тиеш. Гакыйлә Мөхәммәтгалиева, йөрәгенә, әнә шул сыйфатларның барысын да сыйдырган.
Тумышы белән Пермь краеның Барда районы кызы ул. Дөресрәге, 7 баланың икенчесе булып Башаптүз исемле авылда 9 март көнне дөньяга килә. Абыйсы Гайзулла да шунда ук туа. Югары Көеккә кайтканда ул берничә айлык кына була.
– Әнием Гакыйбә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көнендә больницага яткан. Шул көнне үк тапкан да. Әмма, ни сәбәпледер, минем туган көнне 9 март дип язганнар, – дип елмая үзе.
Данлыклы артист Гүзәл Уразова белән бер үк авылдан ул. Артист Сәнифә Рангулова да шушы ук район кызы.
... Әтисе Гайфулланы “Молотов урманы”на утын хәзерләргә җибәрәләр. Әнисе дә шунда ук эшли. Алар өйләнешеп берничә ел шунда яшәгәч, бирегә кайтып төпләнәләр. Гакыйлә апаның 2 сеңлесе – Казанда, бер энесе дә шунда ук яшәгән, хәзер инде мәрхүм, абыйсы һәм энесе дә Югары Көектә гомер кичерәләр, бер сеңелләре Күәмдә яши.
Милли составына күз салсак, Барда районының 3/2 өлешен – татарлар, 4/1 өлешен башкортлар тәшкил итә.
– Анда табигать бик матур. Урман, болында мәтрүшкә, бөтнек... Бормаланып агучы елганың төбендәге балыкларга кадәр күренеп тора. Сабантуйларны бик күңелле итеп урман буенда уздыралар. Элегрәк, әтием кунакка алып бара иде. Анда хәзер дә туганнарым бар, – ди.
Хәер, Югары Көек табигате дә искитәрлек. Урманы да янәшәдә генә. Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов булдырган дендрарий үзе генә ни тора! Агач төрләре буенча аның белән чагыштырырлык урманлыклар Россиядә берничә генә. Шунда ук кечкенә булса да, үрчетергә дип балыклар да җибәрелгән кечкенә инеш тә бар. Матурлык эзләп каядыр барасы да юк, хозурлык – үзебездә!
Ә хезмәт юлына килсәк, хисапчы да була, кибетче булып та эшли Гакыйлә апа.
Гаилә башлыгы Сөнгатулла абый шушы төп нигездә Нургали белән күрше Күәм авылыннан булган Сәгъдәтбануның 5 баласыннан 4нчесе булып туа.
1939 елны өйләнешкән әти-әнисеннән 1940, 1941 елгы ике кыз бала, аннан Нурулла абыйсы, аннан Сөнгатулла абый, төпчеге булып шушы ук авылда яшәүче Тәүхида сеңлесе туа.
Армия юлын әле дә сагынып искә ала Сөнгатулла абый. Солдат хезмәтенә 1969 елны алалар, шунда ук партия сафларына кабул итәләр. 20 яшендә ул коммунист була. Ракета гаскәрләрендә «Красноярск ГЭС»ны саклый ул. Кайда гына булмый, үз сүзләре белән әйтсәк, солдат елларында Балхашта да, Байкалда да су коена. Безнең “Лаеш шулпасы” аны әнә шулай төрле җиргә йөртә, хезмәт чорында бик күп җирләрне күрә ул...
1971 елны армиядән кайткач, күмәк хуҗалыкның ашлык складына мөдир итеп куялар. Шунда 7 ел эшли. Моннан соң 11 ел чамасы туган авылында терлекчелек буенча механик була. Барысы 30 ел чамасы “Тельман исемендәге колхоз”да көч куя.
Ә инде заманалар чуалып киткәч, 1996 елдан район үзәгендәге подстанциядә эшли башлый. Счетчиклар алыштыру буенча бригадир була. Анда да 16 ел эшли. Кыскасы, Сөнгатулла абыйның барлык хезмәт юлы 46 ел тәшкил итә.
Әледән-әле почмакта өелеп торган гармун-баяннарга күз сирпүемне сиздеме, шуларга таба атлап, арадан берсен тартып алды да, борынгы матур көйне сыздырып җибәрде ул. Соңыннан санадым – биредә гармуннар унау, ә Сөнгатулла абый өздереп уйнаганы – Саратский гармун икән.
Алдан белеп тә бармаган идем, югыйсә. Мөхәммәтгалиевләр белән очрашкан һәм гаилә хуҗасы гармун уйнаган көн – Россиякүләм гармунчылар көне булган ләбаса!
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
25 ноябрь – Россиядә гармунчылар көне. Ул халык иң яраткан музыкаль инструментка багышлап кабул ителгән.
Әйтүенчә, гармун белән кечкенә чактан ук мавыкмаган ул. Әмма максатчан булган, гармун тавышын ихлас яраткан. Беренче гармунны бары мәктәптә укыган чорда гына алып биргәннәр.
Төпкәрәк китсәк, Сөнгатулла-Гакыйлә мәхәббәте дә әнә шул музыкаль җирлектә бөреләнгән бугай. Монысы – аерым тарих, күз салыйк әле.
Армия хезмәтенә кадәр үк авылда иң оста гармунчыларның берсе саналган Сөнгатулла төрле мәҗлесләрнең түрендә була. Әлбәттә, авылда моңлы, матур җырдан башка бер генә мәҗлес узмый. Ә анысы – яшьрәк булса да, өлкәннәрчә фикерләве, уйчанлыгы, вакыты белән чаялыгы аша сокландырган Гакыйлә була. Әнә шулай бер дә уйламаганда Сөнгатулла-Гакыйлә дуэты туа.
Ә тора-бара бу дуэтта катнашучылар арасында олы мәхәббәт барлыкка килә... (Әллә ни осталыгым булмаса да, әлеге мәхәббәтне әнә шулай чәчәкле-чучаклы итеп чагылдырырга тырыштым әле).
Берсе – җырлый, берсе – уйный. Бу вакытта авыл чибәре Гакыйләгә әле 15 яшь кенә була. Ә 3 елдан соң, Мөхәммәтгалиевләр фамилиясе астында яңа гаилә барлыкка килә.
Шөкер, ул чор гармуннары әле дә яши – Мөхәммәтгалиевләр гаиләсе туу шаһите буларак кына да түгел. Сөнгатулла-Гакыйлә парының “мәхәббәт җимешләре” аша кабат чагылыш таба ул музыкаль инструментлар. Нинди генә гармун юк монда: саратский да, тальян, хромка, баян, аккордеон да... Хәер, бу очракта газета битләрендә Мөхәммәтгалиевләр гаиләсен тирәнтен чагылдырып узу дөресрәк булыр.
1976 елны аларның өзелеп көткән беренчеләре – Фәридә исемле кызлары дөньяга килә. Ул Казан Кремлендә икътисадчы булып эшли. 1981 елны уллары Рүзәл туа. Ир малай күп өлкәдә әтисен кабатлый бит ул. Тора-бара Рүзәлгә дә “музыка җене” кагыла.
Арча педагогик көллиятен музыка юнәлешендә тәмамлап, башта укытучы булып эшли. Читтән торып Казанда да укуын дәвам итә. Кыскасы, үз эшенең чын остасы булып танылган егет үзе кебек үк уңган-булган тормыш иптәше сайлый. Әтнә халкы аны белергә тиеш – Алинә Мөхәммәтгалиева заманында районыбыз мәгарифен җитәкләде.
Сөнгатулла абый белән Гакыйлә апа 1987 елны Рүзилә исемле кыз балага да тормыш бүләк итәләр. Анысы да хәзер Казанда юридик өлкәдә, суд приставлары идарәсендә эшли. Ә иң нык сөенгәннәре – ул хакта сүз кузгатуга ук елмаеп җибәрә торганы – бүгенге көндә 5 оныклары бар аларның.
Ә хәзер болын сыман зур өйдә 2се генә яшәп яталар дип уйларсыз. Юк, алай түгел. Сөнгатулла абыйның югарыда телгә алган абыйсы да алар белән бергә яши. Ерак узганга күз салсак, СССР вакытында заманы шундый була – кайдадыр укып белем алучы һәркем юллама белән илебезнең төрле почмагына озатыла. Бер яктан караганда, беркем дә эшсез калмый ул чорда. Югарыда телгә алган абыйсы Нурулла техникумда укып чыкканнан соң, Тәтеш районына җибәрелә, шунда эшкә урнаша. Гади генә итеп “Эшкә урнаша” дию дөрес тә булмас, ихлас хезмәте, татар халкында гына була торган хезмәттәге үҗәтлеге аша “Татарстанның атказанган терлекчесе” исеменә лаек була. Әйтергә кирәк, бары урыс милләтеннән булган кешеләр торган авылда һәм күмәк хуҗалыкта әнә шундый уңышка ирешә ул.
– Җәмәгатем вафатыннан соң үзем генә калдым. Балаларым булмады. Олыгайган көндә ялгызыңа бик кыен икән ул. Энемә һәм аның гаиләсенә рәхмәт, туган нигезгә алып кайттылар. Мин хәзер кадер-хөрмәттә, – ди.
... Саубуллашып, юлга чыккач, уйланып кайттым. Уйлаганда, кеше тормышы кечкенә газета битенә сыя да бетә икән ул. Укучы һәм язучы өчен шул сүзләр язмышның нибары бер эпизодын гына чагылдыралар. Әмма һәр сүз, һәр җөмлә артында күпьеллык тормыш мәшәкате, куанычлар-шатлыклар, күз яшьләре яшеренгән. Озата чыккан Сөнгатулла абый белән ул үзе оештырган авыл музеена кергәч, моңа тагын бер кат инандым.
Күмәк хуҗалык рөхсәте белән элекке балалар бакчасы бинасында, Россия Президентының “Дан һәм хәтер елы” Указы нигезендә, 100 һәм 90 яшьлек ике авылдашын – ике Социалистик Хезмәт Героен мәңгеләштерү уе туа анда. Нургали Бариев һәм Фәрит Тәхавиев – Югары Көек ир-егетләре. Аларның фотолары – музейның түрендә. Монда авыл шәҗәрәсе дә, элекке чор экспонатлары да күп. Кызыксынучылар күп икән, хәтта Арчадан һәм Маридан да килеп караганнар. Хәер, бу хакта киләчәктә язарбыз әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев