Югары Сәрдә авылы апалары токмач кистеләр
Югары Сәрдә апайлары өйдә пешкән тәмле ризыкларын сагынуны бераз гына булса да басар дип өметләнәләр.
"Югары Сәрдә авылы апалары белән СВО дагы ир-егетләребезгә җибәрәсе гуманитар ярдәмгә үзебезнең өлешебез керсен дип, токмач кистек. Инде байтак гомер газиз туган якларыннан, якыннарыннан аерылып, чит җирләрдә мең михнәт белән көн күрүче солдатларга күңел җылыбызны салып кискән токмачлар гаилә җылысын, өйдә пешкән тәмле ризыкларын сагынуны бераз гына булса да басар дип өметләнәбез. Аллах рәхмәте белән, сау-сәламәт килеш барысы тизрәк әйләнеп кайтсыннар, ә көткәннәргә бары сабырлык кына теләп калабыз. Бу эшкә үз көчен керткән һәр авылдашыбызга мең рәхмәтләр җиткерәбез!", - дип хәбәр итте Югары Сәрдә авылы мәдәният йорты җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев