Кагыйдә бозучылар кимеми
21-27 май көннәрне автоинспекторлар тарафыннан районыбыз юлларында 42 тапкыр Юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
Аерым алсак, куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрүчеләр саны кимеми диярлек, бу көннәрне шундый 14 транспорт чыганагы тоткарланган. Ул гына да түгел, моннан тыш, гөнаһсыз сабыйларны, нәниләрне махсус утыргычсыз йөртүчеләр дә җавап тота. Бу уңайдан 3 транспорт иясе административ җаваплылыкка тартылган.
Хәзер 7 машина йөртүче дә административ штрафын вакытында түләмәгән өчен җавап тотачак. Аннан тыш, 6 йөртүче иминият белешмәсе булмау сәбәпле, штрафка дучар булган. Болары, чагыштырмача җиңел административ җаваплылык саналса да, Законда язылганнарны төгәл үтәргә кирәк. Әле дә ярый штраф кына.
Ә менә районыбыз юлларында теркәлгән 2 юл-транспорт һәлакәте бик күп суммалар таләп итә. Аллаһ сакласын, алай гына да түгел... Шушы ук чорда алдагы транспорт чарасын тиеш булмаган урында узарга дип чыккан 1 йөртүче кебекләр аркасында да бик еш теркәлә юл-транспорт һәлакәтләре.
Ни кызганыч, машина пыяласы тонировкасының тиешле нормалардан югары булуы да потенциаль һәлакәт сәбәпләренең берсе. Ә районыбыз юлларында шундый 9 транспорт чарасы туктатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев