Кайбер кешеләргә пенсия түләүдән баш тартырга мөмкиннәр
Россиядә картлык буенча пенсиядән баш тарту ихтималының сәбәбен атадылар.
Икътисадчы Людмила Иванова-Швец картлык буенча пенсия билгеләүдән баш тарту ихтималының сәбәбен атады. Аның сүзләренчә, 15 елдан кимрәк эш стажы булган яки 28,2 дән түбән пенсия коэффициенты булган россиялеләргә пенсия билгеләүдән баш тартырга мөмкиннәр.
«Хатын-кызлар 58 яшькәЮ ир-атлар 63 яшькә җиткәч тә бу әле аларга дәүләт тарафыннан пенсия билгеләнәчәк дигән сүз түгел. Тагын ике мәҗбүри критерий бар-бу кирәкле стаж һәм билгеле бер күләмдә пенсия коэффициентлары булу", - дип хәбәр итте икътисадчы.
Людмила Иванова-Швец ассызыклаганча, кайбер өлкән яшьтәге кешеләрнең 90 нчы еллардагы эш стажын исәпкә алмаска мөмкиннәр. Шуңа күрә пенсия алды яшендәге кешеләргә үзләре турындагы мәгълүматны алдан ук социаль фондта тикшерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев