Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбер төр пенсияләр гариза язмыйча билгеләнәчәк

Туендыручысын югалту сәбәпле бирелә торган пенсия, шулай ук ата-аналары билгеле булмаган балаларга социаль пенсия гариза язмыйча, автомат рәвештә билгеләнәчәк.

Мондый закон проектын Дәүләт Думасы икенче укылышта кабул итте.

Вафат булган туендыручының балигъ булмаган балаларына пенсия үлем турында белешмәләр кергәч, биш эш көненнән дә соңга калмыйча билгеләнәчәк.

«Закон кабул итү катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләрнең белешмәләр җыярга һәм тиешле түләүләрне алу өчен ведомстволар бусагасын таптарга мәҗбүр булу вазгыятен булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк», - диде Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин.

Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт буенча комитеты әгъзасы Сергей Алтухов «Российская газета»га комментариясендә билгеләп үткәнчә, социаль ташламалар алуның гаризасыз тәртибенә күчү РФ хакимиятенең стратегик максатларының берсе булып тора.

«Без дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру дәрәҗәсенә чыктык, дәүләттә үз гражданнары турында җитәрлек мәгълүмат бар. Шуңа күрә төрле кәгазь белешмәләр һәм гаризалар - бөтенләй кирәксез әйбер. Өстәвенә, сүз якын кешеңнең үлеме аркасында матди ярдәм алу турында барганда», – диде ул.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев