Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Камал театрының яңа бинасы нинди булачагы ачыкланды

Казан мэры Илсур Метшин йомгаклау матбугат конференциясендә финалга чыгучыларның исемнәрен атады.

«Ваухаус» ҖЧҖ (Мәскәү) лидерлыгындагы консорциум проекты Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы концепциясенә үткәрелгән ачык халыкара проектның җиңүчесе булды. 

Презентацияне япон архитекторы Кэнго Кума башлап җибәрде, әлеге командага шулай ук Werner Sobek AG (Штутгарт, Германия) һәм Казанның танылган архитекторы Герман Бакулин проект-иҗат остаханәсе керде. Казан мэры Илсур Метшин йомгаклау матбугат конференциясендә финалга чыгучыларның исемнәрен атады.

«Фикер алышуны кичә иртән генә төгәлләдек. Бу чын мәгънәсендә архитектура бәйрәменә әверелде һәм ул һәрвакыт безнең белән булыр дип өметләнәм. Финалга барлыгы өч бюро („Метрополис“, „Ваухаус“ һәм „БЕСПОУК“) чыкты. Жюри әгъзаларының фикерләре бер-берсеннән аерылды. Нәтиҗәдә, „Ваухаус“ проекты нибары 0,7 балл өстенлек белән җиңүче дип табылды. Барыгызга да рәхмәт белдерәм!» — диде Илсур Метшин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/17-02-2022/kamal-teatryny-ya-a-binasy-nindi-bulachagy-achyklandy-5849582

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев