Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Катнашучыларның күплегенә шаккатырлык иде

Районның гаярь автомобильче-пенсионерлары үз араларыннан конкурсның зона этабына барачак иң оста йөртүчене ачыкладылар.

Районда унынчы ел рәттән “Автопенсионер-2022” конкурсы узды.

“Автобабай” бәйгесенең дәвамчысы буларак узган чараның быелгысы катнашучыларның күплеге, һәрберсенә истәлек бүләге бирү, хәтта, аерым чәй өстәле дә булу белән аерылып торды. “Искитәрлек”, – дип бәяләде аны Юл хәрәкәте куркынычсызлыгының Биектау бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина да. Хәер, әлеге автоярышны баштан ук искә алу дөрес булыр.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы базасында үткән конкурста 19 автомобильче-пенсионер катнашты. Шунысы куанычлы, катнашучылар төрле авыллардан килгәннәр иде. Бу очракта бәйгене югары дәрәҗәдә оештыруга зур өлеш керткән районның Ветераннар советы җитәкчесе Хәмит Галимҗановны һәм Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Сәмигуллинны телгә алу урынлы булыр.

– Үрнәк хезмәт ияләре булып төрле җирдә, төрле тармакта эшләгән һәм хәзер пенсионер буларак бүгенге конкурста катнашкан һәрберегез мактауга лаек. Вакыт кысан булу сәбәпле бу юлы булмады, әмма алдагы елларда чәй өстәле һәм концерт белән уздырырга кирәк әлеге конкурсны, – дип ассызыклады Хәмит Фазылҗан улы.

Алсу Сафиуллина исә:

– Кичә мондый бәйге Биектауда узды, нибары 7 кеше катнашты. Әтнәдә катнашучыларның күплегенә шаккаттым, – дип билгеләде.

Ә районның ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев:

– Сез, бәйгегә килүчеләр – иң зур стажлы йөртүчеләр. Иң осталар. Иң булдыклылар. Менә хәзер бу конкурс кысаларында шушы уңганлыгыгызны башта компьютер өстәле артында тестларга җавап биреп, аннан “автодром”да практик рәвештә дәлилләргә кирәк, – диде.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев