Каты көнкүреш калдыклары гына салырга
Я, ничек, чиста булгач, матур бит, әйеме. Карап кына торасы килә.
Әмма бу чисталык вакытлыча гына шул. Контейнерлар кырыен чистартып кына китәләр, аның янына кабат чүп¬чар өеп куялар. Чүп¬чарның да ниндиен диегез әле: киселгән агачлар, сүтеп алынган тәрәзәләр, иске өй җиһазлары. Ә бит контейнерларга бары тик каты көнкүреш калдыклары гына салынырга тиеш. Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Порфирьев та:
— Чүп контейнерларына бары тик каты көнкүреш калдыклары гына салырга кирәк. Бу хакта бик күп тапкырлар әйтелде, югыйсә. Тик төзелеш материалларын, өй җиһазларын, киселгән агач ботакларын, чүп үләннәрен чыгарып ташлауны берничек туктатып булмый, — ди җитәкче.
Район үзәгендә чүп¬чар темасы бүгенге көндә дә иң борчыган мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Чүп¬чарны чәршәмбе һәм якшәмбе көнне генә җыялар, дип күпме генә язсак та, берничә көн алдан чыгарып куючылар бар. Аннары чүпне карга, эт тарата. Чүп җыючы машина килгәнче, тирә¬юньгә чүп таралып та өлгерә. Югыйсә, һәркайсыбыз чисталыкны бик яратабыз.
Шул матурлыкны саклыйк инде, җәмәгать. Чүп арасында яшәү бер дә күңелле түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев