Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Каз өмәсенә безне дә чакырыгыз!

Татар халкының гореф-гадәтләрендә «Каз өмәсе» билгеле бер урын алып торган.

Элегерәк һәр йортта 1-2 оя каз булса, хәзер инкубаторлардан алып үстерүне халык күбрәк хуплый. Бәбиләре белән йөргән аталы-аналы казны күрү, сагынып сөйләргә генә калды хәзер.

Кечкенәдән безне куркыткан, урам башына кадәр кычкыртып талый торган ата казлар да юк хәзер.

Каз ите – затлы ризык санала. Күчтәнәчкә каз алып килгән кешенең хөрмәте югары. Улы яки кызының үз тормышын корыр вакыты җитсә, ана кеше берничә казын туйга дип саклап куя. Чөнки пар каз туйның күрке, кадерле күчтәнәче.

Каз мамыгын юып-киптереп мендәр, түшәк, ястыклар ясыйлар. Каз итеннән бик оста итеп каз бәлеше, каз коймагы, каклаган каз әзерлиләр. Әбиләребез каз маен дәвалау өчен саклаганнар: кышкы суыкларда бит, колак очлары өшесә, каз мае сөрткәннәр, салкын тигәндә дә каз маен эретеп эчкәннәр.

Өмә ясап, күмәкләшеп каз йолку, үзенә күрә бер бәйрәм. Симез каз – хуҗабикәнең уңганлыгын күрсәтә.

Сездә каз өмәләре башландымы инде? Үзегезнең каз өмәсенең матур мизгелләрен «Әтнә таңы» газетасы укучылары белән уртаклашасыгыз килсә, безне дә кунакка чакырыгыз. Яки өмәдән фото һәм видео язмаларны безгә юллагыз. Аларны 89393402057 ватсап номерына яки atnatani@mail.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев