Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан бистәсендә бер йорттан биш мең евро урлап, ипотекасын түләгән каракны тотканнар

Казанның полиция хезмәткәрләре Царицыно бистәсендәге коттедждан биш мең евро урлаган каракны тоткарлаган. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Йорт хуҗалары сөйләп үткәнчә, алар чит илгә бару өчен акчасын чит ил валютасына алыштырган. Хокук сакчылары видеокүзәтү камераларындагы язмаларны караганнан соң каракның эзенә төшкән. Нәтиҗәдә алар биредә яшәүче 40 яшьлек ир-атны (моңарчы суд хөкеме алдына басмаган булган) тоткарлаган. Ул, үз гаебен танып, хуҗалары йорттан чыгып китүгә, койма аша ишегалдына сикереп төшүе һәм йозакка бикләнмәгән арткы ишектән керүе турында сөйләгән. Беренче каттагы шкафта акча табып, аны кесәсенә шудыруын һәм өйдән чыгып китүен әйткән. Угры шулай ук валютаны банкта алыштырып, шул хисапка кредитын каплавын һәм яңа кесә телефоны сатып алуын таныган. “Урлау” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер ул – өй арестында.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев