Казан кешесе мошенникларга 1,8 миллион сум акча күчергән
Казан кешесе посылка алам дип, 1,8 миллион сум акчасын югалткан.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, 43 яшьлек ир-атка билгесез кеше шалтыраткан һәм аның исеменә посылка җибәрүләрен әйткән. Посылканы алу өчен, смс белән килгән кодны хәбәр итәргә кирәк, дигән. Алдаудан шикләнмичә, ул саннарны атаган.
Шуннан соң аңа дәүләт органнарының ялган хезмәткәрләре шалтырата башлаган. Алар ир-атка мошенниклар аның акчасын урларга тырышалар һәм акчаны «куркынычсыз хисапка» күчерергә кирәклегенә ышандырганнар. Аларга ышанып, казанлы 1,8 миллион сум югалткан. Әлеге акчаның шактый өлеше кредитка алынган. Үзен алдаганнарын аңлап, ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә.
Җинаять эше кузгатылган, мошенникларны эзлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев