Хәбәрләр

Казанда автобус йөртүчене кыйнаган егетләрне тапканнар

Полиция хезмәткәрләре Казанда пассажир автобусы йөртүчесен кыйнаган егетләрне тапкан. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Искәртеп үтәбез, әлеге хәл «Франт» сәүдә үзәге янында, «Чишмәле» тукталышында булган иде. Егетләр автобус йөртүчегә ташлана, аны асфальтка егып сала һәм кыйный башлый. Шаһитлар бу хәлне видеога төшереп алган. Бер версия буенча, низаг юл хакын түләмәү сәбәпле килеп чыккан.

Хокук саклаучылар хулиганнарның шәхесләрен ачыклаган. Алар 17 яшьлек өч егет булып чыккан. Аларның ата-аналарына карата административ беркетмәләр төзелгән. Материаллар Совет районының балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге комиссиясенә җибәреләчәк.

Татар-информ


Нет комментариев