Казанда беренче кар 2-3 октябрьдә яварга мөмкин – синоптик
Хәбәрләр

Казанда беренче кар 2-3 октябрьдә яварга мөмкин – синоптик

Алдагы көннәрдә Казанда җепшек кар яварга мөмкин.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Екатеринбургта беренче кар 2-3 октябрьдә явачак. Казанда һәм Ульяновскида җепшек кар явуы көтелә», – диде Шувалов.

Элегрәк ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә республика халкын сизелерлек салкынайтачагы турында кисәткәннәр иде, алдагы көннәрдә һава температурасы -5 градуска кадәр төшәчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/pervyi-sneg-v-kazani-mozet-vypast-2-3-oktyabrya-sinoptik-5930022

Ә менә Олы Әтнәдә инде бүген иртән үк һавада кар бөртекләре очуны күргәннәр.


Нет комментариев