Казанда яңа төзелгән йортлардагы фатирларга бәяләр төшкән
Бер ай эчендә квадрат метрның бәясе үзгәрмәгән диярлек һәм 260 мең сум тәшкил иткән.
Казанда май аенда 2026 ел башыннан беренче тапкыр яңа төзелүче йортларда фатирларның уртача бәясе кимеде. Бер ай эчендә күрсәткеч 1,9 процентка төшкән һәм 14,1 млн сум тәшкил иткән. Мондый мәгълүматларны нейрочелтәр тарафыннан башкарылган анализ нигезендә «Яндекс» тематик эзләү экспертлары китерә.
Бер ай эчендә квадрат метрның бәясе үзгәрмәгән диярлек һәм 260 мең сум тәшкил иткән.
Бер үк вакытта сатуга куелган фатирларның медиана мәйданы 57,6 «квадратка» кадәр кимегән.
Торак бәясе төшү тенденциясе илнең башка эре шәһәрләрендә дә күзәтелә. 500 меңнән артык халкы булган Россия шәһәрләрендә беренчел базарда фатирның медиана бәясе май аенда 1,6 процентка кимегән һәм 8,8 млн сум тәшкил иткән.
Шул ук вакытта базарда күптән түгел генә файдалануга тапшырылган йортларда фатирлар күбрәк булган, ә аларның медиана бәясе ел башыннан 5 процентка кимегән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев