Казанда яшәүче ир-ат чит илдән машина сатып алмакчы булган һәм 1 млн сум акчасын югалткан
Җинаять эше ачылган. Мошенникларны эзлиләр.
Казанда яшәүче ир-ат интернет аша чит илдән машина сатып алмакчы булган һәм 1 млн сум акчасын югалткан.
Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 39 яшьлек ир-ат чит илдән автомобиль сатып алырга теләгән һәм мессенджерларның берсендә сатучы белән аралашкан. «Менеджерлар» белән машинаның бәясе, аны Россиягә китерү тәртибе һәм түләү ысулы турында килешкәч, ир-ат мошенникларга башта 450 мен сум, аннары 540 мең сумнан артык акча күчергән. Акчаларны алганнан соң аферистлар юкка чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев