Казанда «Игелекле дулкын» (Добрая волна) хәйрия фестиваленең региональ сайлап алу турында җиңүчеләрне бүләкләделәр
«Игелекле дулкын» фестиваленең региональ сайлап алу туры җиңүчеләре арасында Әтнәдән Ралия Нигмәтҗанова да бар.
Казанда "Игелекле дулкын" хәйрия фестиваленең региональ сайлап алу турында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Казанда "Игелекле дулкын" бөтенроссия мәдәни-хәйрия балалар иҗаты фестиваленең региональ сайлап алу туры тәмамланды, ул Россиядә Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән үткәрелә. Татарстан Республикасының төрле почмакларыннан авыр тормышлы, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгән 200гә якын сәләтле бала катнашты.
Әлеге фестивальнең җиңүчеләре арасында Әтнәдән Ралия Нигмәтҗанова да бар. Кечкенә генә булса да, 7-11 яшьлек балалар арасында, якыннарын сөендереп 2нче урын яулады. Киләчәктә дә үрләрең югары булсын. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев