Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Казанда махсус операция ветераннары өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты башланды

Ул «Казан Экспо» территориясендә уза. Чемпионат 1 июльдә төгәлләнәчәк.

Казанда махсус хәрби операция ветераннары өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты башланды. Ул «Казан Экспо» территориясендә уза. Чемпионат 1 июльдә төгәлләнәчәк. Дисциплиналар саны һәм махсус операция катнашучылары өчен ярышлар үткәрү тәҗрибәсе турында Россия мәгариф министры урынбасары Владимир Желонкин «Татар-информ»га сөйләде.

«Икенче ел рәттән Президент кушуы буенча махсус операция ветераннары өчен әлеге чемпионатны үткәрәбез. Узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны ике тапкырдан күбрәккә артты. Компетенцияләр саны да күбәйде, хәзер чемпионатта 21 ярыш һәм 7 күрсәтмә компетенция», – дип сөйләде Владимир Желонкин.

«Без аларның үзләштергән яңа һөнәрләре һәм күрсәткән осталыклары белән горурланабыз. Аларның тырышлыгын күрергә шатбыз. Чара, һичшиксез, алга таба үсәчәк. Бу – бик файдалы һәм кирәкле ярыш. Бу, бер яктан, безнең егетләр өчен социаль адаптация булса, икенче яктан – өстәмә белем алу мөмкинлеге», – дип йомгаклады ул сүзен.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев