Казанда ноябрь аенда иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләрне атадылар
Хәбәрләр

Казанда ноябрь аенда иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләрне атадылар

Эш бирүче белгечкә 150-200 мең сум түләргә әзер. «Татар-информ» агентлыгы карамагында булган SuperJob тикшеренүе нәтиҗәләре шуны раслый.

Хезмәт хакы 140 мең сумнан башланган «1С» аналитигы вакансиясе иң югары хак түләнә торган тәкъдимнәр рейтингында икенче урынны алган. Моннан тыш, эш бирүче хезмәткәргә премияләр вәгъдә итә.

Татарстанның әйдәп баручы телекоммуникация компанияләренең берсендә IT-проектлар җитәкчесе вакансиясе өченче позициядә урнашкан. Кандидатка аена 124 мең сум һәм премияләр вәгъдә итәләр.

Беренче бишлеккә шулай ук цифрлы хезмәтләр сату буенча төбәк менеджеры вакансиясе дә кергән, аның хезмәт хакы 120 мең сумнан башлана. Рейтингның бишенче баскычында урнашкан SMM җитәкчесенә аена 104-174 мең сум хезмәт хакы тәкъдим ителә.

SuperJob мәгълүматлары буенча, Россиянең иң зур шәһәрләрендә ноябрь аендагы хезмәт хакы тәкъдимнәре рейтингына күбесенчә табиблар вакансияләре керә. Шулай ук эш бирүчеләр инженерлар, квалификацияле эшчеләр, шофёрлар һәм сату, сәнәгать, төзелеш, IT өлкәсендәге белгечләрне эзли.

Татар-информ


Нет комментариев