Казанда Шәһәр һәм республика көнен бәйрәм итү салют белән тәмамланачак
Хәбәрләр

Казанда Шәһәр һәм республика көнен бәйрәм итү салют белән тәмамланачак

Пиротехник шоу төгәл 22:00 сәгатьтә башлана. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

30 августта Казанда Шәһәр һәм республика көненә багышланган бәйрәм чараларының кульминациясе Казансу елгасы акваториясе өстендә салют. Пиротехник шоу төгәл 22:00 сәгатьтә башлана. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күзәтү өчен иң яхшы нокталар бөтен Казан яр буе буйлап – ГИМС Үзәгеннән алып «Миллениум» күперенә кадәр, барлык теләүчеләр өчен киң күзәтү тәэмин итәчәк.

Татар-информ


Нет комментариев