Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда сораштыруда катнашучыларның һәр икенчесе кыскартылган эш атнасына күчүне хуплаган

Эш урыннары белән тәэмин итүчеләр дүрт көнлек эш атнасын кертү турында, коронавирус пандемиясе вакытына караганда, хәзер сирәгрәк фикер алыша.

Әмма сораштыруда катнашкан казанлыларның яртысына бүгенге көндә әлеге яңалык ошар иде. Бу хакта SuperJob.ru үткәргән сораштыру мәгълүматлары дәлилли.

«Бизнес дүрт көнлек эш атнасына күчүне планлаштырмый. Бүген мондый график шәһәр компанияләренең 2 процентында гына кертелгән», – диелгән хәбәрдә.

Шул ук вакытта кыска эш атнасы идеясен Казанда сораштыруда катнашучыларның һәр икенчесе хуплый диярлек. Сораштыруда катнашкан 34 яшькә кадәрге казанлылар арасында мондый эш атнасын хулау дәрәҗәсе 65 процентка җитә. Кыскартылган эш атнасын хатын-кызлар ир-атларга караганда ешрак хуплый.

Шәһәрдә яшәүче өч кешенең икесе дүрт көнлек эш атнасында стандарт биш эш көнендә үтәлә торган күләмдә эш башкара алачагын әйтә. Җавап бирүчеләрнең 25 проценты моны мөмкин хәл түгел дип саный. 34 яшькә кадәрге респондентлар арасында үз көчләренә ышанучылар күбрәк.

Бушаган көнне шәһәрлеләрнең 20 проценты гаилә һәм балалар белән үткәрер иде, 18 проценты – ялга, ә 17 проценты квалификация күтәрүгә һәм чит телләрне өйрәнүгә багышлар иде. Һәр җиденче кеше буш көнне вакытлыча эшләп кайтырга, ә һәр тугызынчысы вакытны өй эшләренә багышларга уйлый.

Сораштырылучыларның 6 проценты буш көнне яраткан шөгыленә, 5 проценты спортка һәм җәяү йөрүгә, 2 проценты эшләми торган көнен шәхси эшләргә бик теләп багышлаячак, диелә хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/har-ikence-kazanly-kyskartylgan-es-atnasyna-kucune-xuplagan-5862049

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев