Казандагы бер фатирда, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән ут чыгып, ике кеше янып үлгән
Казанның Киров районындагы лейтенант Красиков урамында күп фатирлы йорт фатирында янгын чыккан.
Ут белән көрәшүчеләр килгәндә, бишенче каттагы фатирда әйберләр һәм мебельне ялкын телләре ялмап алган була. Янгынны сүндергән вакытта ир-ат һәм хатын-кыз мәетен табып алалар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, күрше фатирлардан 20 кеше эвакуацияләнгән. Янгын саксыз тәмәке тарту аркасында чыккан дип фаразлана.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/dva-celoveka-pogibli-na-pozare-v-kazanskoi-mnogoetazke-iz-za-nepotusennoi-sigarety-5915623
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев