Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күңелдәге хисләрен рәсемнәрдә чагылдыручы ​ якташыбыз

Тышта табигатьнең нинди гәҗәеп мизгелләре.Дөнья ап-ак төскә төренгән.Ә дөньяда ак төстән тыш тагын нинди төсләр бар әле?Без гадәттә 7 төп төс белән эш итәбез.​ 

Ә менә рәссамнар һәр төснең 30-50 га кадәр тагын төрле-төрле төсмерләрен тоялар икән. 21 нче декабрь көнне “Мәктәптән тыш эшләр үзәге”нә гаҗәеп үзенчәлекле кунак килде. Безнең кунагыбыз – Татарстан​ Республикасының​ рәссамнар​ Союзы​ ​ әгъзасы, якташ рәссамыбыз Валиуллин​ Илдар​ Хәйдәр улы иде. Ул үзәгебезнең “Рәсем сәнгате” һәм “Иҗат” берләшмәсенә йөрүче укучылар​ белән очрашты. Очрашуның төп оештыручысы - өстәмә белем бирү педагогы Сафиуллин Илфар Хәйдәр улы булды. Укучылар рәссамның иҗади юлы белән таныштылар,конкурсларда катнаштылар,үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җаваплар ишеттеләр.
Чыннан да, Валиуллин Илдар Хәйдәр улының тормыш һәм иҗат юлы үзенчәлекле һәм гыйбрәтле булуы белән игътибарга лаек. Ул 1957 нче елның​ 5 маенда Арча районының​ Күңгәр авылында ​ ​ Хәйдәр абый һәм Бәрия апалар гаиләсендә 1 бала булып дөньяга килә. Ул дус ,тату гаиләдән​ .Гаиләдә 3 малай һәм төпчек кыз хезмәт белән тәрбияләнеп үсәләр.7 яше тулгач, Илдар Күңгәр урта мәктәбенә укырга керә.Тырышып укый. Гадәттә рәссамнар​ турында “ул тәпи йөри башлаганнан ук кулына карандаш алган” дип​ сөйлиләр. Ләкин​ рәсем дәресләрендә укучыларның Сез башлангыч ​ сыйныфларда ​ рәсем ​ дәресләрендә​ нинди билгеләр ала идегез? дигән соравына, Илдар абыйлары көтелмәгән җавап бирде. Ни кызганыч, күпме тырышып рәсем ясаса да, башлангыч сыйныф укытучысы Илдарга гел “3”ле билгесе куя торган була. Көннәрдән бер көнне, яңа елга чыршы ясап килергә кушылган өй эшенә Илдарга әнисе ярдәм итә. Әнисе ясаган рәсем “4”ле билгесе белән бәяләнә.
Алып баручының, рәсем ясауга омтылышны,сәләтне сездә кем күреп ала алды? дигән сорауга, рәссам, Күңгәр мәктәбенә рәсем һәм технология дәресен укытырга килгән укытучы Нургали Сафиуллин анда рәсем ясарга зур теләк һәм сәләт барлыгын тоеп ала алган дип җавап бирде. Шул көннәрдән башлап Илдар Нургали абыйсы янында күбрәк булырга рәсем сәнгатенең серләренә төшенергә өйрәнә.
10 нчы сыйныфны тәмамлагач,яшүсмер​ Илдар Сәнгать училищесына укырга керү теләге белән Казанга юнәлә.Ләкин ,ни кызганыч,сәнгать мәктәбе белеме булмаган егетне училищега укырга алмыйлар.Ул авылга кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр була.Шул​ ук елны аны Совет армиясенә хезмәт итәргә алалар .Ул ерак Монголиядә хезмәт итә.
Монда Илдарга бер гәҗәеп очрак ярдәм итә.Монголиягә поезд белән озак барырга туры килә .Буш вакытны уздыру өчен Илдар рәсемнәр ясый башлый.Моның шөгылен командирлары күреп ала. Хезмәт иткән чорда ул рәссам-декоратор булып хезмәт итә.
​ Армиядән кайткач,булачак рәссам тагын Казанга килеп рәссам булырга укырга хыялланып йөри.Шунда ул Чертёжник-конструкторлар әзерләүче училищеның белдерүен күреп,шунда укырга керә.Ләкин сәнгать белән шөгыльләнүгә теләге кимеми.
Сәнгать юнәлешендә белем арттыру буенча тагын бер омтылыш ясый рәссам.Чебаксар шәһәрендәге институтның​ читтән торып уку бүлегенә керә,ләкин кире районга кайтып 7 ел район сельхозтехника берләшмәсендә рәссам-бизәүче,СМУ га – ташчы,шулай ук 25 ел пожарныйда хезмәт итә.Шул ук вакытта Илдар Хәйдарович рәсем ясау һөнәрен ташламый.Аның хезмәтен лаеклы бәялиләр. УЛ- Татарстан​ Республикасының​ рәссамнар​ Союзы​ ​ әгъзасы,200 дән артык рәсемнәр авторы.
Кичә укучылар өчен ​ кызыклы һәм файдалы булды.Алар рәссамның картиналары белән хозурланып,ул рәсемнәрнең иҗат итү тарихы белән таныштылар.Кичәнең ахырында укучылар өчен Илдар абыйлары киләчәктә рәссам булырга теләгән кешегә сабырлык, төгәллек, эшне җиренә җиткереп башкару кебек сыйфатларның әһәмиятле булуын ассызыклады. Шулай ук, ул туган як табигатен яратырга, аны сакларга һәм матурлыкны тоя белергә кирәклеген искәртте.

"Иҗат" берләшмәсе укучысы Хакимуллина Илүзә язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев