Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Кемнәргә пенсияләр, пособиеләр һәм ташламалар артачак?

Киләсе айдан кайбер россиялеләрнең пенсия күләме артачак. Шулай ук йөклелек һәм бала табу буенча пособиене арттырачаклар.

Пенсияләрне кемгә арттырачаклар
Тиешле еллар эшләү буенча отставкадагы хәрби хезмәткәрләр, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, шул исәптән элеккеге полиция хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, суд приставлары, Росгвардия һәм җәзаларны үтәү федераль хезмәте хезмәткәрләре 1 марттан пенсиягә өстәмә алачак.  Мондый түләүләрнең артуы хәрбиләрнең тол хатыннарына да кагылачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу очракта сүз яңадан исәпләү турында бара, чөнки индексация 1 гыйнвардан башкарылган. Ягъни гражданнарның күрсәтелгән категорияләре элегрәк күчерелгән гыйнвар һәм февраль түләүләренә өстәмә түләүләр алачак.

Инфляциянең реаль күләменнән чыгып өстәмә түләү ясалачак, ул 9,5 процент тәшкил итә. Гомумән алганда, түләүләрнең артуы якынча өч миллион кешегә кагылырга тиеш. Исегезгә төшерәбез, югарыда күрсәтелгән затлар өчен пенсияләр 2024 елның октябрендә 5,1 процентка арткан иде. 2025 елда өстәмә 4,4 процент тәшкил итәчәк.

Аны пенсияне исәпләгәндә исәпкә алына торган акчалата түләү өлешен арттыру исәбенә башкарачаклар. Әлеге күрсәткечне 89,83 проценттан 93,59 процентка кадәр күтәрделәр.

 

Йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр
Киләсе айдан оешма ябылу яки шәхси эшкуар, нотариуслар, адвокатлар эшчәнлеге туктатылу сәбәпле эштән чыгарылган хатын-кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие күләме артачак.

1 марттан әлеге пособие төбәк яшәү минимумы күләменә кадәр артачак канун үз көченә керәчәк. Элегрәк хатын-кызлар 920 сумга исәп тота ала иде.
Исегезгә төшерәбез, законнар йөкле хатын-кызларның хезмәт хокукларын яклый. Эш бирүче, ике очрактан тыш, аларны эштән чыгарырга хокуклы түгел:
хезмәткәр башка хезмәткәрне алмаштырган һәм үзенә тәкъдим ителгән башка вакансияләрдән баш тарткан вакытлы хезмәт килешүенең тәмамлануы;
оешманы бетерү.

Әти кешенең ана капиталы алу очраклары аталды
Россиянең социаль фонды баланың әтисе ана капиталын алырга хокуклы булган очракларны атады. Иң киң таралган очрак-сертификатка хокук баланың әнисеннән әтисенә күчкән очрак. Шул ук вакытта хатын-кыз ана капиталын рәсмиләштерергә өлгергәнме-юкмы икәне мөһим түгел. Төп рольне аның әтисенә күчә ала торган сертификатка хокукы булу үзе уйный.
Икенче очрак әти кешенең баланы бердәнбер уллыкка алучы булуы белән бәйле.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев