Кесә телефонының туган көне бүген!
Хәбәрләр

Кесә телефонының туган көне бүген!

Кесә телефоны ярдәмендә теләсә кайсы вакытта һәм урында элемтәдә булу мөмкин.

Аның беренче эксперимент моделен Советлар Союзында 1950 еллар ахырында уйлап табалар.

Ул 3 кг авырлыкта була. 1973 елда беренче кесә телефоны – Motorola Dyna TAC уйлап табыла. Телефонда экран булмый, алгы панельдә 12 төймә урнаштырыла: 10сы цифрлар өчен, ә калганнары шалтыруны башкару һәм тәмамлау өчен.

1973 елның 3 апрелендә аның уйлап табучысы – Motorola ширкәтендә эшләгән Мартин Купер, беренче мобиль шалтыратуны конкурент фирмага ясый. Шул көннән башлап кесә телефонының туган көне бәйрәм ителә башлаган да инде.


Нет комментариев