Кеше кыйнаган өчен нәрсә яный?
Кызганычка каршы, безнең районда кыйнаулар еш булып тора. Шунысы аяныч - нәтиҗәләре турында уйламыйча үзара яшьләр сугыша.
2022 елда җәмәгать судьясына күрсәтелгән категория буенча 48 эш килгән, шуларның асылы буенча 41 материал каралган. 7се административ хокук бозу составы булмау сәбәпле, туктатылган. Агымдагы елның 6 аенда җәмәгать судьясына барысы 12 эш кергән, алар барысы да каралган.
Шул ук вакытта кыйнаулар зыян күрүченең тәнендә төрле эзләр (тырналган эзләр, кан саву, зур булмаган яралар һ. б.) калдырырга һәм калдырмаска да мөмкин. Башка көч куллану гамәлләренә - кулларны каеру, бору, тән өлешләрен чеметү, бәйләү, тирене кысу, чәчне йолкып алу һәм башкалар керә.
Төп билге булып, зыян күрүченең физик авырту кичерүе тора. Әлеге маддә буенча җәза буларак, биш мең сумнан алып утыз мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салу, яисә ун тәүлектән унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яки алтмыш сәгатьтән алып йөз егерме сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә тарту каралган. Физик авыртуга китергән кыйнаулар яки башка гамәлләр кабат башкарылган очракта, административ җәза билгеләү турындагы карар үтәлгәннән соң бер ел дәвамында әлеге гражданин РФ Җинаять кодексының 116.1 ма д дә се буенча җинаять җаваплылыгына тартыла.
Кеше кыйнаганчы, сукканчы, әниегезнең сезгә ни өчен тормыш бүләк итүе турында уйлансагыз иде. Һәр ана баласының сәламәт һәм бәхетле булуын тели. Кеше гомере бик кадерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев