Кеше һәм чыршы
Җәүдәт Фәйзрахманов, Кышлау авылы
Чыршы да бит
бик талымлы агач,
Канат җәя алмый тиз генә.
Кешеләр дә нәкъ
шул чыршы сыман,
Үсеп китә алмый интегә.
Чыршы тамырын
җиргә җибәрә,
Аумас өчен җил
һәм давылда.
Адәмне дә шуңа
тиңләр идем,
Нык үзәгең булсын
дөньяда.
Давылларга һич
бирешми яшә,
Тармак җәеп
үссен буының.
Читкә балаң
таралмасын дисәң,
Җылы биреп торсын
куеның.
Чыршыга да кошлар
килеп куна,
Ышыклый ул
салкын җилләрдән.
Адәм дә шул озак
яши алмый,
Сагынып кайта
чит-ят җирләрдән.
Адәмне мин
чыршыга тиңлимен,
Озын булсын
җирдә юлларың.
Шат яшә дим,
нык бәдәнле булып,
Хәвеф-хәтәр күрми
елларның.
Ел әйләнә яшел күлмәк
киеп,
Яши чыршы мәңге
картаймый.
Син дә, Кешем,
шуның кебек төп-төз,
Озын-озак яшә янтаймый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев