Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кич утыру — күңелле ул

«Бер көнне Яңа Шашы мәдәният йортында кич утырмага җыелдык», — дип хәбәр итә мәдәният йорты сайты.

Оештыру яхшы булган: авыл апалары кул эшләрен алып, күчтәнәчләр кыстырып килгәннәр. Табын артында күңелле аралашу, аларның яшьлек хатирәләрен искә алып сөйләшү, баянга кушылып җырлау белән бергә үрелеп бара. Низамова Диләрәнең моңлы җырлавына сокланалар, Фазылҗанов Гомәрнең шаян такмакларына кушылып җырлыйлар биредә. Кайнар коймак белән сыйланып, рәхәтләнеп аралашалар. «Күңелләр җанлы аралашуга сусаган шул. Көзге бакча эшләрен тәмамлагач, мондый очрашуларны ешрак уздырырга кирәк диеп таралыштык», — дип язганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев